Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газета укучыларыбыз, анкета сорауларына сездән җаваплар көтәбез

Сезнең фикер- безнең өчен мөһим!

Хөрмәтле дуслар! Без газетабызның эчтәлеген һәм бизәлешен яхшыртырга, укучыларыбызның ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерергә телибез. Газетада һәркем файдалы, кызыклы, көн кадагына суга торган мәгълүмат алсын иде дигән теләк белән янабыз. Шуңа күрә безгә, редакция коллективына газетада басылган язмалар турында фикерегезне белү бик мөһим. Безнең максат Сезнең белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә газетаны тагын да яхшырак һәм кызыклырак итү. Шул нисбәттән, хөрмәтле укучыларыбыз, анкета-сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз. Сезнең җавапларыгыз һәм теләкләрегез исәпкә алыначак һәм газетаны укучыларга тагын да  кызыклырак итү өчен ярдәм итәчәк.

1.Сез безнең газетаны алдырасызмы? Әйе икән, ничә ел дәвамында?

– 1нче ел алдырам

– 2–5 ел

– 5–10 ел

– 10 елдан артык

2. Туган елыгыз? (тулы яшегез?):

3. Җенесегез:

Ир-ат

Хатын-кыз

4. Белемегез:

Югары

Тулы булмаган югары

Махсус урта белем

Урта белем

Тулы булмаган урта белем

5. Һөнәрегез (шөгылегез)

-

-

6.Сезнең өчен газетаның кайсы сәхифәләре кызык:

– җәмгыять

– кеше, вакыйгалар, фактлар

– вакыйгалар һәм комментарияләр

– көн темасы (атна вакыйгалары)

– икътисад

– проектлар

– акцияләр

– хәйриячелек

– сәясәт

– рәсми (район, шәһәр, республика җитәкчелеге эшчәнлеге)

– авыл хуҗалыгы

– синең кешеләрең, авыл!

– социаль сфера (социаль яклау)

– медицина, сәламәтлек

– гаилә

– мәгариф, мәктәп тормышы

– яшьләр сәясәте

– патриотик тәрбия

– туган як (туган якны өйрәнү)

– геройлар безнең арада

– безнең ветераннар

– гореф-гадәтләр

– хәтер, тарих битләре

– спорт, сәламәт яшәү рәвеше

– мәдәният һәм сәнгать

– уку залы (әдәби кунакханә)

– экология, әйләнә-тирә мохит

– яңалыклар

– хәвеф-хәтәр

– хокук тәртибе

– кеше һәм закон (хокукый ликбез)

– белгеч киңәшләре

– мода

– аш-су, кулинария рецептлары

– бакча эшләре

– сорау – җавап

– безгә язалар (укучы хатлары)

– ял сәгатьләрендә, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар, табышмаклар

– конкурслар

– сораштыру

– юмор

– реклама, белдерү, афиша, котлаулар

– башкалар (сезнең тәкъдимнәр)

 

7. Соңгы атнада газетада басылган нинди язмалар истә калды?

-

-

8. Сезгә кайсы рубрикалар ошый, сезгә кайсы материаллар аеруча кызыклы?

-

-

9.Газета сезнең өчен мөһим һәм әһәмиятле сораулар турында җитәрлек мәгълүмат бирәме?

– Әйе, җитәрлек күләмдә

– Әйе, дияргә мөмкин

– Әйе, искәрмәләр белән

– “Әйе”гә караганда, юк күбрәк

– Сезнең теләкләр:

 

10. Сезнеңчә, газета районда яшәүче халыкның мәнфәгатьләрен җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырамы?

– Әйе, җитәрлек күләмдә

– Әйе, дияргә мөмкин

– Әйе, искәрмәләр белән

– “Әйе”гә караганда, юк күбрәк

– Сезнең теләкләр:

11. Газета райондагы вакыйгалар турындагы мәгълүматлар җиткерүдә ихтияҗыгызны  канәгатьләндерәме?

– Әйе, канәгатьләндерә

– Әйе дияргә мөмкин

– Әйе, искәрмәләр белән

– “Әйе”гә караганда, юк күбрәк

– Сезнең теләкләр:

12. Газета үз укучыларына яктыртылган темаларга һәм вакыйгаларга даими рәвештә экспертлар бәяләмәсен, белгечләр комментарийларын тәкъдим итәме?

– Әйе, җитәрлек күләмдә

– Әйе дияргә мөмкин

– Әйе, искәрмәләр белән

– “Әйе”гә караганда, юк күбрәк

– Сезнең теләкләр:

13. Сезгә безнең газетада иң ошаганы нәрсә?

-

-

14. Сезгә безнең газетада нәрсә ошамый, нинди җитешсезлекләрне әйтеп үтәр идегез?

-

-

 

15. Сезнеңчә, кискен, тәнкыйть материаллары, аналитик язмалар җитәрлек урнаштырыламы?

– Әйе, җитәрлек күләмдә

– Әйе дияргә мөмкин

– Әйе, искәрмәләр белән

– “Әйе”гә караганда, юк күбрәк

– Сезнең теләкләр:

 

16. Сезгә материалның нинди формада бирелеше ошый?

– вакыйга урыныннан репортаж

– зарисовка

– кеше турында очерклар (якташлар турында)

– интервью

– мәкалә

– журналист тикшерүе

– рәсми чаралардан отчетлар

– кыска мәгълүматлар

– фоторепортаж

– инфографика, таблица, диаграмма, схемалар

– башкасы

 

17.       Мәкалә авторларының тел һәм язу стиле сезне  канәгатьләндерәме? Юк икән, нишләп?

-

-

 

18. Сезне газетадагы фотоларның, коллаж һәм рәсемнәрнең сыйфаты һәм саны канәгатьләндерәме? Сезнең теләгегез.

-

-

19.  Сезгә газетаның бизәлеше(дизайны) ошыймы? Аны үзгәртү өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез?

-

-

20. Газетаның бизәлешен биш баллы шкала буенча  бәяләгез: 5 – бик яхшы, 1 –бик начар.

-

-

21. Газетабызның беренче бите (тышлыгы) сезгә ошыймы? Юк икән, нигә? Тышлык матур, мәгълүматлы, эчтәлекле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-

-

22. Газетаның форматы, чыгу көннәре, күләме, шрифты (хәрефләрнең зурлыгы), газета битендәге баганалар саны сезне канәгатьләндерәме?  Сезнең теләкләр.

-

-

23. Газетада нәрсәне үзгәртер идегез? Сезнең теләкләр һәм тәкъдимнәр. 

-

-

24. Газетада нинди темаларга мәкаләләрне ешрак күрергә теләр идегез?

-

-

25. Нинди яңа сәхифәләр кертергә тәкъдим итәр идегез?

-

-

26. Газетада нинди сорауларга җаваплар алырга теләр идегез?

-

-

27. Сезнең фикерегезчә, газетабызның эчтәлегендә нәрсә үзгәртергә һәм нинди темаларга күбрәк игътибар бирергә кирәк? 

-

-

 

28. Газетабызда кайсы хәбәрчеләрнең (яки белгечләрнең) язмаларын укырга теләр идегез?

Фамилиягезне, исемегезне, адресыгызны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма күрсәтсәгез, рәхмәтле булырбыз.

Тутырылган анкетаны (яки киңәйтелгән җавапларны) сез «Анкета» тамгасы белән: Байлар Сабасы бистәсе, Г.Тукай ур., 95 йорт, «Саба таңнары» газетасы редакциясе адресы буенча  җибәрә аласыз. Анкеталарны китереп бирергә яки sabatannar@rambler.ru электрон почтасына салырга да мөмкин.

Һәм өстәп шуны да җиткерәбез: укучылар арасында приз уйнатылачак. Анкета сорауларына иң тулы һәм кызыклы җавапларны беренчеләрдән булып җибәргән биш укучыбызга 2024 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылу бүләк ителәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 2-37-58

Безнең белән хезмәттәшлек итүегез һәм җаваплар җибәрүегез өчен алдан ук рәхмәт!

Олы хөрмәт белән «Саба таңнары» газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев