Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гимназиядә белем бәйрәме

Быел Саба гимназиясенә 130 бала беренче сыйныфка укырга керә.

 Әлеге уку елы гимназия өчен аеруча истәлекле, чөнки мәктәптә беренче кыңгырау 100нче тапкыр чыңлый.

“Белем бәйрәме – һәрберебез өчен мөһим, истәлекле көн. Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары, сезне алда гаҗәеп катлаулы да, мавыктыргыч һәм кызыклы да белем иле көтә. Шул сумакта ачышлар ясарга сезгә укытучыларыгыз ярдәм итәр. Әти-әниләрегезнең горурлыгы булып үсеп җитүегезне теләп калам. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар юлдаш булсын!”, – дип теләде гимназия директоры Айнур Шәймарданов.

Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов та Белем бәйрәме белән тәбрикләп, барлык коллективка район, республика күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен рәхмәтен җиткерде:

“Бердәм дәүләт имтиханнарын алсак та, олимпиада, конкурсларны истә тотсак та, һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешеп барасыз. Моннан соң да уңышларыгыз күп булсын! Мөгаллимнәр, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен, без сезгә бик рәхмәтле!”

 Бәйрәм тантанасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына район башлыгының махсус бүләкләре тапшырылды. “Солдатка аш” хәйрия акциясендә ярдәм итүче укучыларны да тәбрикләп үттеләр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Хәнәфиева, Саба районы прокуроры Раил Шәймарданов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Саба йөзү бассейны директоры Гөлназ Сафина 3 ай буе тырышып эшләгән гимназия укучыларын бүләкләде. Бәйрәм тантанасы ахырында мөхтәрәм ветеран укытучылар һәм гимназия директоры 1 сыйныф укучыларына белем дөньясының символик ачкычларын тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев