Гошер сәдакасы малга бәрәкәт китерә
Гошер - була ул бер зур кишер, дип шаярта иде таныш хәзрәтебез. Зур кишер дигәне бәрәңгесен дә, чөгендерен дә, суган-сарымсагын да, түтәлдә үскән бар яшелчәсен дә үз эченә ала, билгеле. Гадәттә, бу турыда сүз бакчаларда көзге мәшәкатьләр башлангач, бәрәңге алган вакытта кузгала. Хәтерлим,моннан берничә ел элек кенә сентябрь башларында редакция тупсасында Хозыр Ильяс кебек актан киенгән Тимербай абый Зарипов күренер иде. Ул озак еллар Килдебәк авылы мәчетенә имамлык иткән мөхтәрәм зат - хуҗалыклардан гошер сәдакасы җыюны оештырып, үзе транспортын юллап, Казан мәдрәсәләренә илтеп тапшыру хәстәрен күрә иде, мәрхүм.
Шуңа да редакциябезгә кереп, халыкны гошер бирергә өндәп алдан мәкалә дә әзерләтә иде. Тимербай абый җан атып йөргән бу изге эш, аның вафатыннан соң да тукталмады, билгеле. Ел саен районыбызда шәхси хуҗалыклардан гошер җыелып, мәдрәсәләргә, уку йортларына, мохтаҗларга илтеп тапшыру оештырыла. Быел да район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов имамнар җыелышында бу эшкә аерым басым ясады, хәзрәтләргә дә халык арасында аңлату эшләре алып барып, гошер җыюны тиешле дәрәҗәдә оештырырга өндәде.
“Гошер ул зәкәт сәдакасының бер төре. Аның да үз нисабы бар. Без әле аны икенче төрле итеп яңгыр сәдакасы дип тә әйтәбез. Ул Аллаһы Тәгаләгә мул уңышларыбыз өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака. Басу-кырлардагы, бакчалардагы уңыштан гошер түләнмәсә, яуган яңгырлар да безгә тиеш булмый, ул кыргый җәнлекләр һәм үсемлекләр өлеше генә була. Шуңа да без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) мохтаҗлар белән бүлешергә тиешбез. Бу барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам булып санала”,-ди Айнур хәзрәт. Бу көннәрдә капчык-капчык эре бәрәңгеләр, кишер, суган, кабак, сарымсак, чөгендер һәм башка төрле бакча хәзинәләре төялгән транспорт чаралары дини уку йортлары, мәдрәсәләр юлын таптый. “Тенеки авылы имамы Мөхәммәтнур хәзрәт, олы яшьтә булуына карамастан бик актив, ихластан кайгыртып йөри бу эштә, Иләбәр, Мишәбаш, Лесхоз имамнары да гошер җыюны беренчеләрдән булып оештырып җибәрделәр. Лесхозда үткәрелгәне, мәсәлән, чын бәйрәм төсен алды. Мәчет янәшәсенә гошер китерүче халыкны кайнар пылау, коймак, чәй белән каршы алдылар. Җыелган уңыш көнендә үк тиешле урынга илтеп тапшырылды. Әле бу эш хәзер дә дәвам итә. Янәшәбездә ялгыз яшәүче өлкәннәр, фәкыйрь-мескеннәр, ятимнәр, авыру сәбәпле, үзләре яшелчә үстереп ризыклана алмаучылар, аз керемле, мохтаҗ гаиләләр дә бар, алар да читтә калмасын иде. Ике-өч чиләк бәрәңге биреп кенә беркем дә хәерчеләнми. Гошер сәдакасы - малга бәрәкәт китерә, әгәр дә гошерне генә түгел, башка сәдакаларны да чын күңелеңнән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара, - диде район мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев