Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр укытучы – бала язмышын иҗат итүче

Мөгаллим ул – акыл иясе. Аның һәр сүзе, һәр киңәше балага канат куярга, тормышын, язмышын үзгәртергә сәләтле.

 Өч буынны үз  эченә алган мөгал­ли­мә­­ләр  династиясенең иң башында торучы Әминә  Исмәгыйлова – күпләгән укучыларга олы тормышка юллама бир­гән мөхтәрәм укытучыларның берсе. Аның озын да, мактаулы да булачак мөгаллимлек эшчәнлегенә нигез 1967 елда хәзерге Теләче районының Югары Кибәхуҗа мәктәбендә салына.

Югары Симеттә туып-үскән кызның белемгә омтылышын расларга бер генә мисал китерү дә җитәдер: ул туган авылындагы  сигезьеллык мәктәптән соң IХ, Х сыйныфны Арчаның 2нче урта  мәктәбенә йөреп укый.   Аннары читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый.

1969 елдан лаеклы ялга чыкканчы Иске Мичән мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. 39 ел педагоглык стажлы мөгаллимәгә үз гомерендә берничә буын укучыларны хәреф танытырга, нәни кулларыннан тотып язарга өйрәтергә туры килә.

«Бүген мәктәптәге укытучылар барысы да диярлек минем укучыларым. Балаларны бик яраттым, үзләре дә гел миңа тартылдылар. Яшь вакытта матур буласың бит. Сабыйлар минем кулга тотынып йөрергә нишләргә белмиләр иде. Әле берсе килеп җитәкли, әле икенчесе... Бер директорымның: «Әминә Ихсановна кыртлый торган тавык кебек ул: бөтен балаларны үзенә җыя,  дигәне истә калган»,  – дип сөйли  гомерен мәгарифкә багышлаган мөгаллимә.

Нәниләрне белемле итү өчен бөтен җанын биреп, йөрәген салып эшләгән укытучыны  ул чордагы директор Рим Абдулла улы: «Дәрес биреп чыкканда Әминә Ихсановнаның маңгаеннан тире агып тора», – дип башкаларга мисалга китереп сөйли.  Әлбәттә, маңгай тире түгеп башкарылган хезмәт хөрмәтле була. Укытучы өчен иң зур бәхет – үзе белем биргән шәкертләренең ихтирамы өлкәнәйгән саен бигрәк тә  кадерле. Әминә ханым  бүген  үзләре дә өлкән яшьтә булган  уку­чыларының хөрмәтләүләренә, бәйрәм белән котлап шалтыратуларына куанып, игелекле хезмәтенең әҗерен тоеп яши.

Ул чорда укытучының хезмәте  балаларга ныклы белем бирү белән  генә чикләнми. Чөгендер басуында эшләү,  төнге сменада амбарда хезмәт кую, агитатор булып өйдән-өйгә йөрү, башка авылларга барып доклад-лекцияләр уку,  фермага контроль савымга бару, кыскасы, мең дә бер төрле эш. Шуның өстенә халыкны мәдәни агарту бурычы да өстәлә: тирә-як авылларга концерт-театрлар  кую да укытучының  җилкәсенә салына.

«Кыш көннәрендә трактор арбаларында театр куярга барабыз да, төнлә кайтып, иртә белән биттәге буяуларны чак бетереп укытырга йөгерәбез. Авыр булса да, күңелле еллар иде», – дип елмаеп искә ала Әминә ханым.

Алар авылның иң асыл егетләренең берсе Сәхиулла абый белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә Арча педагогия училищесын, аннары югары уку йортын тәмамлыйлар. Казан шәһәрендә  яшәүче уллары Ирекнең тормыш иптәше Миләүшә Расих кызы да гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган  югары категорияле мөгаллимә.

«Тормышта да, хезмәттә дә иң зур те­рәгем Сәхиулла булды.  Булдыклы кешенең янәшәсендә яшәү өчен үзеңә дә нәкъ  шундый булырга кирәк. Кырык ел шофер булып эшләде. Тормыш йөген бергәләп тарттык. Аллага шөкер, 53 ел матур гомер кичерәбез», –ди Әминә Исмәгыйлова.

Алар балаларында да максатка ирешүдә гаҗәеп ныклык, эш­чәнлек һәм намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияли алганнар. Бу сыйфатлары аларга хезмәттә югары уңышларга ирешергә, хезмәттәшләренең, тирә-юньдәгеләрнең  хөрмәтенә лаек булырга ярдәм итә.

Иң ышанычлысы- әни сукмагы

Олы кызлары Гүзәл Садыйкова да әнисе сукмагыннан атлый: 1990 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Мичән мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайта.   Шул ук вакытта Казан дәүләт педагогия институтында да укый. Педагоглык эшчәнлегенең тәүге елларында ук   «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, югары бәя ала.  21 ел балаларга белем биргәннән соң авылда башлангыч  мәктәп ябыла һәм ул  балалар бакчасына тәрбияче булып күчә. Озакламый оста оештыру сәләтенә ия, энергияле, үз эшенең остасы булган Гүзәл Сәхиулла кызын бакчаның мөдире итеп куялар. Гүзәл ханымның   нәниләр дөньясында кайнап яши башлаганына да 12 ел булган. Әмма укытучылык эшенә күңелдә зур урын бирелгәнлеген яшерми.

«Калебем белән һаман да укытучы  мин. Ике хезмәтем дә бер-берсеннән әллә ни аерылмый да кебек: икесендә дә төп юнәлеш – бала тәрбиясе. Укытучылык һаман да җанда яши», – ди ул.

Әлбәттә,  ике дистә елдан артык башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучы  җаваплы хезмәтендә бай тәҗрибәсенә, әнисеннән сеңдерелгән таләпчәнлегенә, балаларны ихластан яратуына таяна.

«Бүген бакчага үземнең элекке укучыларым нәниләрен китерә. Аларның ихтирам-хөрмәтен тою миңа тагын да канатланып эшләргә көч-дәрт өсти. Балалар белән эшләү күңелемә сеңеп калган.  Быел 33нче тапкыр Яңа ел бәйрәмендә чыршы тирәли җырлап әйләндем. Күңел белән һаман да бала булып каласың», – ди ул.

Күңел белән генә түгел, чынлыкта да бик кадерле, әти-әнисенең кайгыртуын тоеп яшәүче  өч баланың берсе ул. Әнисе – тәҗрибәле һәм таләпчән  мөгаллимәнең һәр сүзе бүген дә аның өчен тормыш мәктәбенең үзе әле.

«Әни үзенә дә, башкаларга карата да  ифрат таләпчән булды.  Аның иң зур өлеше без – балаларына эләкте.  Укытучы булып кайткач, физкультурадан план язмыйча гына кич чыгып киткәнмен. Кайтуыма өстәлдә: «Иртәгә балалар алдына ничек оялмыйча керерсең?» дигән язу  ята. Бу миңа гомергә сабак булды.  Үзе  бер тапкыр да плансыз дәрескә кермәде. Гомер буе укыткан, барын да яттан  белә, ник язып тора икән, дип шакката идем. Шулай тиеш, дия иде. Ул мәктәптән лаек­лы ялга киткәндә   нинди олы  багажны үзе белән алып китүе, башкаларга  тапшырып калдыру мөмкин түгеллеген уйлап  сыкранган идем. Тормышта үземә туры юлны сайлаганыма сөенәм. Чөнки гомер буе шул бер юлдан атлыйм. Минем өчен иң  зур бәхет –туган авылымда, аның табигатендә, халкы белән бергә яшәүдә,  авыл кешесенә хезмәт итүдә»,  – ди Гүзәл Сәхиулла кызы.

Алар тормыш иптәше Әлфәт белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, Салават авыл хуҗалыгы өлкәсен сайласа, кызлары Зилә – әбисе һәм әнисе һөнәренең дәвамчысы.

 

 

Династия чылбыры дәвам итә

Зилә Казан (Идел буе) федераль университетын   кызыл дипломга тәмам­лап, 2021 елда Югары Симет урта мәктәбенә рус теле укытучысы булып эшкә кайта.

Татар телле  авыл балаларына рус теленнән белем бирү бер чорда да җиңелләрдән бирелми. Бигрәк тә дәүләт имтиханнарына әзерләү зур көч, сабырлык сорый. Әмма кечкенәдән  мөхтәрәм укытучылар мохитендә тәрбияләнгән  Зилә Әлфәт кызының буыннардан кил­гән сәләте дә,  һөнәри осталыгы да җи­тәрлек.

«Мине дә башлангыч сыйныфларда әбием белән әнием укытты. Аларның таләпчәнлеге миңа да күчкән. Һәрбер эшкә зур җаваплылык белән алынам.  Һәрвакыт әбием һәм әниемнең эш-тәҗрибәсенә таянам», – ди Зилә  Садыйкова. 

Аларның өчесен дә  яраткан эшләренә тугрылык кына түгел, ә балаларга  мә­хәббәт, укучылар, аларның әти-әни­ләренә карата ихтирам-хөрмәт, яхшы мөгамәләдә булу да берләштерә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев