«Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, ул үзе сине югарыга күтәрә»
Узган шимбәдә районыбызда беренче тапкыр «PROFФЕСT» һөнәрләр фестивале үтте
"Мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирү – илнең уңышлы киләчәге нигезе", – ди белгечләр. Әлеге уңайдан республика буенча төрле проектлар гамәлгә ашырыла. 3 декабрьдә "Саба-Арена" спорт комплексында Шәмәрдәннең "Яшьлек" яшьләр үзәге оештырган "PROFФЕСT" һөнәрләр фестивале дә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелде.
"Агымдагы елда республика Яшьләр эшләре министрлыгы районнарда эшләүче яшьләр үзәкләре арасында конкурс игълан иткән иде. Без әлеге конкурста җиңеп, 826 мең грант отуга ирештек. Районыбызның үзмәшгульләре һәм шәхси эшмәкәрләре катнашындагы әлеге фестиваль яшьләрнең киләчәге өчен бик файдалы чара булыр һәм кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз",– дип ачыклык кертте "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Маканов.
Һөнәрләр фестивалендә катнашкан башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов әлеге чара өчен "Яшьлек" яшьләр үзәгенә һәм теләктәшлек белдергән эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде. Районыбызда үз эшен башларга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, танышыгыз, күрегез, үзегезгә якынын ачыклагыз",– диде Марат Кәримов. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов та чараның алга таба һөнәр сайлаганда этәргеч бирәчәгенә басым ясады.
Фестивальдә авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә районыбызның 14–25 яшьлек егет-кызлары, барлыгы 150гә якын кеше катнашты. Районыбыз яшьләренә парикмахер-виззажист, мунча эше осталыгы, кәрҗин үрү, кулинария, кул эшләре, балчыктан чүлмәк ясау, маникюр, фотога төшерү, киемнәр дизайны өлкәләрендә уңышлы эшләүче үзмәшгульләр, эшмәкәрләр үз юнәлешләрендә мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Группаларга бүленгән яшьләр ике сәгать дәвамында әлеге эшләрнең нечкәлекләре белән таныштылар, үзләре беренчел күнекмәләр алдылар. Әлбәттә, фестиваль кунакларын иң беренче әлеге эшнең керем ягы, ихтыяҗның, ягъни сорауның ни дәрәҗәдә зур булуы кызыксындырды.
Гөлгенә Степанова, матурлык салоны хуҗасы:
Миңа бу һөнәр туры киләме юкмы дип икеләнсәң, төрле юнәлешләрдә эшләп карарга мөмкин. Бәлки визажист, яисә парикмахер эше нәкъ менә сезнекедер.. Бу тема егетләрдә дә кызыксыну уятыр дип өметләнәм. Әгәр визажист яки прическалар ясау өлкәсен сайласагыз, мин сезгә бары тик сыйфатлы бизәнгечләр белән генә эш итәргә киңәш итәм. Беренче вакытта чыгымнар күп була, әмма бу табигый күренеш. Парикмахер, визажист бүгенге көндә иң ихтыяҗ зур булган һөнәрләрдән санала.
Һөнәрләр фестивалендә әлегә сирәк булган эшчәнлек төрләренең берсе – мунчада чабындыручы буларак үзмәшгульлек эшен башлап җибәргән Руслан Миннегулов (фотода) үткәргән мастер-класс та катнашучылар өчен бик кызыклы булды. Мунчаны һәркем ярата, әмма аның тәртипләрен, нечкәлекләрен белеп бетерми. «Сабада заказлар аз, бездә әлегә чабыну культурасы киң таралмаган. Казан шәһәреннән, Кукмарадан заказлар күп алам. Бер кешене чабу өчен 15-20 минут вакыт кирәк. Әгәр ул бик нык чабынырга ярата һәм бу эшкә бик ияләнгән икән, озаграк та мөмкин. Минем бер көнгә 12 кеше чабындырганым бар. Иң элек кешенең сәламәтлек торышы турында тулы мәгълүмат алырга кирәк», – ди Руслан. Ул манекен ярдәмендә әлеге эшнең нечкәлекләрен, кулланылган шифалы үләннәр, аларның үзлекләре белән дә таныштырды.
11 ел элек маникюр һәм педикюр буенча үз студиясен, үз брендын булдырган Айгөл Имаеваның эчтәлекле чыгышын да фестиваль кунаклары зур кызыксыну белән тыңладылар.
Фестивальдә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев әлеге чараны югары бәяләде, мастер-класста актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. «ГАФЭЛЬ» гаилә компаниясе җитәкчесе Алим Галимуллин, “МUNRASH” дизайнер киемнәре тегү цехы хуҗасы Гүзәл Һилалетдинова үзләренең эшмәкәрлектәге беренче адымнары һәм бүгенге көндәге уңыш серләре белән бүлештеләр.
«Мин Кукмара аграр көллиятендә 3 курста укыйм. Бүгенге фестиваль бик ошады, бөтен мастер-класслар да бик кызыклы булды. Аеруча фотога төшерү буенча күп мәгълүматлар тупладым. Кызыксындырган сорауларыма җаваплар алдым», – диде Мәртен авылыннан Инсаф Шәмсетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев