“Иң чиста машина” кайсы булыр?
Һәр дүшәмбедә һәм чәршәмбедә Сабадагы “Балачак” балалар бакчасы каршына “Яшен” җәмгыяте микроавтобуслары килеп туктый. Бинадан шау-гөр килеп ике дистәгә якын малай-кыз тезелешеп чыга. Аларны Лесхоздагы Боз сараена тимераякта шуарга алып китәләр һәм берәр сәгатьтән китереп куялар. Балалар автобуска утырганда шоферның ягымлы тавышы ишетелә: “Утырып беттегезме, каешларыгызны эләктердегезме?”
Фотода Рафис Тимербаев бакча балалары белән рейска кузгалыр алдыннан.
Без өченчекөн әлеге маршрутта Рафис Бакиров белән Рамил Ногманов эшләгән вакытка туры килдек һәм иминлек мәсьәләсенең җитди куелышына күңел сөенде. Әти-әниләр дә тыныч була ала: балалар ышанычлы кулларда. “Бик җаваплы эш, сизгерлекне бер мизгелгә дә югалтырга ярамый. Безне ГЛОНАСС спутник навигациясе дә күзәтә. Бүген монда булсак, иртәгә Шәмәрдәнгә китәбез, башка техникада йөрүчеләр дә юлларда автобусларга игътибарлы булсыннар иде”,– ди оешмада 10 ел эшләүче Рамил Ногманов. Коронавирус зәхмәте дә автобус йөртүчеләргә таләпне арттырган. “”Яшен” ,”Рамазан” оешмаларында һәркөнне иртәнге 6дан эш башлана. Диспетчерлардан үзләренә билгеләнгән рейска юллама алып, медосмотр үтеп, шоферлар юлга кузгала. Яңартылган Санпин таләпләре нигезендә автобуслар барысы да шәхси гигиена чаралары белән тәэмин ителде. Шоферлар тән температурасы тикшерелмичә, битлек, перчатка кимичә руль артына утырмыйлар. Һәр рейстан соң автобус салоны җилләтелеп, дезинфекцияләнә. Бу таләпләр барысы да төгәл үтәлә”,– диде шәфкать туташы Ландыш Хәлилова. Быел гигиенага карашны тагын да яхшыга үзгәртү максатында октябрь аенда “Иң чиста машина” бәйгесе дә игълан иткәннәр. Аңа нәтиҗә һөнәри бәйрәм көнендә ясалачак, диделәр бухгалтериядә. Ул арада диспетчерга юллама алырга кергән Наил Мусинны да сөйләштерергә өлгердек. Ашыга иде “Яшен” оешканнан бирле эшләүче транспорт хезмәте ветераны. “Иртән Килдебәк мәктәбенә Сабадан барып укучы балаларны илттем. Аннары мине йә эвакуатор, йә ”КамАЗ” көтә. Кайсына эш була, шунысына утырам. “КамАЗ”да учреждение ягу казаннарына пеллет ташыйм. Дәресләр беткәч, балаларны барып алырга да өлгерергә кирәк. Эвакуаторны төнлә дә кабызган чаклар бар. Авария була икән, машинаны юлда калдырырга ярамый”,– ди универсал шофер. Менә анысы беркайчан да була күрмәсен инде. “Яшен”дә һәм “Рамазан”да барлык шоферлар шундый теләктә. Йөртүчеләр тәҗрибәле, техника паркы яңартылып тора. “Быел гына 10 “Форд Транс” автобусы кайтты. “Яшен” барлык мәктәпләргә, бакчаларга, спорт оешмаларын, шәхси затларга барысы 36,3 миллион сумлык хезмәт күрсәтте. Районыбызда популярлашкан “Балаһөнәр” проектын тормышка ашыруда, продукция җитештерүчеләрне, хезмәт күрсәтүчеләрне Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөртүдә дә оешманың өлеше бик зур”,– ди баш бухгалтер Гөлсу Закирова.
“Яшен”дә һәм “Рамазан”да үз һөнәрен яраткан, вакыт белән исәпләшмәүче 123 кеше эшли. Әйтик, Саба аграр көллиятендә башка районнардан килеп укучы егет-кызларны дүшәмбедә өйләреннән барып алу өчен юлга иртәнге 3 кузгалырга кирәк. Берсе дә зарланмый. Әлбәттә, пассажирларны исән-имин йөртү өчен “тимер ат”ыңның һәрчак төзек булуы, сәгать механизмыдай эшләве шарт. Монысы инженер-механик, слесарь егетләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсе.
“Яшен” автобуслары пассажир хезмәте күрсәтсә, “Рамазан” оешмасының йөк машиналары торак пунктларны төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Тугыз айда 41 мең тонна йөк ташылган, 13 авыл җирлегендә үзара салымга урамнарга вак таш түшәлгән. Эзмә, Арташ, Шекше мәктәпләре, авыл клублары биләмәләренә асфальт гранулянты җәелгән. Бу көннәрдә оешма шоферлары Сабада плотина төзелешендә дә катнаша. Кыскасы, быелгы пандемия вәзгыяте тискәре йогынты ясаса да, эш тукталмаган. Бәйрәм уңаеннан 10 кешегә оешманың Рәхмәт хаты язылган. Моңа алар барысы да лаек.
Рамазан Зарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Рамазан»,»Яшен» җәмгыятләре генераль директоры:
–Һөнәри бәйрәмне “Яшен”, “Рамазан” оешмаларында эшләүчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар белән билгеләп үтәбез. Үзенә 123 кешене берләштергән коллектив 9 айда 53,5 миллион сумлык эш башкарды. Шоферларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен-Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен дә руль артында каршы ала. Ышанычны аклап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Барысын да, шулай ук ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Йөргән юллары һәрчак имин булсын.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев