Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Иң яхшы мәктәп Думасы – 2021" конкурсы финалы

Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, «Иң яхшы мәктәп Думасы»  район конкурсының III нче туры үтте.  Моңа кадәр 2 туры үтеп, йомгаклау туры «Күңелле стартлар» уены белән тәмамланды. Анда Саба гимназиясе, Лесхоз, Явлаштау урта мәктәпләре, Икшермә кадет мәктәбе, Юлбат һәм Шекше төп мәктәпләре командалары катнашты.

Ярышлар программасы бай һәм кызыклы иде. Командаларга йөгерү, сикерү, шуышу һәм мәтәлчек атулар белән катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Саба муниципаль районы "Иң яхшы мәктәп Думасы – 2021» Чемпионы титулына Саба гимназиясе командасы лаек булды, I урынны Явлаштау урта мәктәбе командасы яулады, II урында Икшермә кадет интернат-мәктәбе командасы, III урынны Олы Арташ, Лесхоз, Шекше мәктәпләре командалары бүлеште.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев