"Иң яхшы мәктәп Думасы – 2022" конкурсы финалы узды
Балалар иҗат үзәге базасында, мәктәп Думасы активистлары арасында «Иң яхшы мәктәп Думасы» - район конкурсының финал этабы узды.
4 апрель көнне Балалар иҗат үзәге базасында, мәктәп Думасы активистлары арасында «Иң яхшы мәктәп Думасы» - район конкурсының финал этабы узды. Анда Саба гимназиясе, Эзмә, Килдебәк, Явлаштау урта мәктәпләре, һәм Шәмәрдән лицее командалары көч сынашты.
Финал турының программасы шактый бай иде. Финалистлар визитка – сәламләү, мәктәптә үткәрелгән ял һәм иҗтимагый эшләр турында иҗади отчет, заманның бер актуаль темасы буенча социаль проектны яклау кебек конкурс этапларын уздылар. Һәр команда тамашачыны, жюрины шаккатырырга тырышты. Финал бик матур һәм кызыклы үтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Саба муниципаль районы "Иң яхшы мәктәп Думасы – 2022» Чемпионы титулына Шәмәрдән лицее командасы лаек булды, I урынны Саба гимназиясе командасы яулады, II урында Явлаштау урта мәктәбе командасы, III урынны Эзмә һәм Килдебәк урта мәктәпләре командалары бүлеште.
Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2072634.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев