Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ягу сезоны җитә: җылылык турында җәен кайгыртыгыз

Көзгә кереп барабыз, аннары – ак бураннар айлары. Синоптиклар 2023-2024 еллар кышының үтә салкын киләчәген фаразлый. Димәк, көтелгән фасыл объектларга зәңгәр ягулык, җылылык бирүче оешмалар өчен зур сынау булачак.

Районда ягу сезонына әзер­лек ничек бара? Бу сорауга җавап эзләүне 4 районга  хез­мәт күрсәтүче “Сабагаз” экс­плуа­тация-җитештерү ида­рә­сеннән  башладык. Оешма җи­тәкчесе  Ирек  Мөхетдинов  кү­тәрелгән теманың  бик  вакытлы булуын ассызыклап,  абонентлар, кулланучылар игътибарына җит­керәсе  фикерләре белән дә  уртаклашты.

“Газ кулланучылар ике ка­те­­гориягә бүленә: комму­наль-көн­күреш, сәнәгать пред­­­прия­­тиеләре һәм  физик  зат­­лар. Әмма шартлар, таләпләр нигездә бер үк: янгын, шартлау кебек  куркыныч очракларны булдырмау, агуланмау  чаралары күрү. Шәхси  хуҗалыкларга килгәндә, газ приборларына техник  хезмәт   күрсәткәндә һәм радио-телевидение, газета  аша тиешле инст­руктажларны җиткереп киләбез.  Җәйдән  кышкы  чорга  күчкәндә нәрсә­ләргә  игътибар  итәргә,  иминлек  кагыйдәләрен үтәргә ки­рәклеге аңлатыла.  Әйтик, тө­тен, вентиляция каналларын сал­кында бозлана торган асбест торбалардан  чыгарырга  ярамаганлыгы турында да еш кабатлыйбыз. Кайберәүләр йортның эчке бүленешен үзгәрт­кәндә газ приборлары куелган  бүл­мә ишекләрен  алып  куя. Алар  матурлыкка түгел, йокы бүл­мәсенә яну  калдыклары  кермәсенгә хезмәт итә. Моннан тыш казанда 1  кубометр газ янып бетсен  өчен 10 кубометр һава   кирәклеген дә онытмыйк.  Кислород җитмәсә, реакция дөрес бармый һәм вентиляция  каналында кирегә тарту көче барлыкка  килә.  Бу, беренчедән, артык  чыгымга – ягулыкның  күп тотылуына  китерә, икенчедән,  хәтәр дә. Шу­ңа  күрә  газ миче  куелган  бүл­мәдә форточка аша даими һава  агымы булырга тиеш.

Коммуналь-көнкүреш,  сә­нә­гать  объектларына   килгән­дә,  алар­ның  хуҗаларына июнь аенда 2023-2024 елларда көзге-кышкы эксплуатациягә әзерлек чорында техник документлар тапшыру кирәклеге турында хатлар  җибәрелде. Сезон башланганчы безгә газ куллану системасын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен укытылган белгечләр ара­сыннан җаваплы затны бил­геләү, һаваның газ белән  зарар­ланган булуын тик­шерү сигнализаторының, төтен юл­ларының һәм вентиляция ка­налларының техник торышы һәм башкалар турында акт­лар китерелергә тиеш. Бу  хак­та шушы атнада  ягу  чорына әзер­лек буенча башкарма  комитет җитәкчесе үткәргән ки­ңәшмәдә дә әйтелде. Тиеш­ле таләпләрнең үтәлешенә җа­вап­лы караучы җитәкчеләр  күп­челек. Шул ук вакытта   сузып  йөрүчеләр дә бар. Актлар тапшыруны салкыннарга  ка­дәр  төгәлләргә иде.

Шәхси хуҗалыкларга да  начар эшләгән, тузган газ мичләрен, плитәләрне вакытында  алыштыру  ягын  карарга   кирәк. Әлеге  мәсьәләдә безгә  мөрәҗәгать итүчеләргә  ки­ңәш-табышларыбызны бирербез, дө­рес итеп эшләрбез. Шулай ук бүлмәдә метан һәм сөрем газлары барлыгын ачыклау  сигнализаторы кую да агулануга каршы нәтиҗәле чара. Моның  өчен аерым техник шартлар кирәк түгел. Шушы приборның кеше гомерләрен саклап  калганлыгы турында интернеттан, матбугаттан укып барыбыз да  яхшы беләбез. Кышкы ягу сезонына әзерлекне кулланучыларга зәңгәр ягулык бирүдә тоткарлыклар булмаслык итеп төгәлләү – уртак бурыч. Без шундый  ышанычта  калабыз”,– дип аңлатты Ирек Исмәгыйль  улы.   Көз башланганда  газ  сәнәгате  хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм­нәрен дә билгели. “Коллективны, тармак  ветераннарын бәйрәм  белән котлап, хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, гаилә  бәхете телим. Абонентлар иминлеге безнең  өчен барысыннан  да мөһимрәк”,–  ди җитәкче.

Илдус Гомәров, Саба  күптар­маклы  җитештерү предприятиесе  баш инженеры:

“Безнең карамакта авыл җир­лек­ләрендәге һәм Сабадагы со­ци­аль-мәдәни-көнкүреш бил­ге­­­­­ләнешендәге объектларны  җы­­­лылык белән тәэмин итүче 83 пар ка­­заны бар. Аларны ремонтлау планда каралган срокларда бара. Манометр­лар, сигнализатор-термометр һәм башка приборлар тикшерүгә алып  барылды. Җылылык трас­саларына ревизия үткә­релде һәм система юдырылды. Объектлар  “Ростехнадзор” тикшерүен уңышлы үтеп, актларга  имза  куелды. Барысы 97 оператор укытылды”.

  Альмир Шәйхетдинов, Шә­мәрдән күптармаклы  җи­­теш­терү предприятиесе директоры:

“Ягу сезонына әзерлекне ачыклау максатында тикшерүләр Шәмәрдән күптармаклы җи­тештерү  предприятисе хезмәт   күрсәткән биналарда да бил­геләнгән срокларда  алып  барыла.  Объектлардагы 56 котель­ный профилактик карау  узган, җылылык системалары юдырылган. Моннан тыш предприятие мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге котель­ный­ларның газ килү торбаларын ремонтлау подрядчысы да. Барысы 618 мең сумлык эшне 1  сентябрьгә төгәлләү каралган”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев