Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елга аек акыл белән керик!

Узган 2021 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә республика буенча наркотикларны законсыз сатуның 14 очрагы теркәлгән. Бу - бәйрәмнең берничә көнендә генә әле. Товарга сорау зур икән, димәк аны кулланучылар да күп дигән сүз, монысы хакыйкать.

Кызганыч, ХХI гасырның иң яман афәте булган нарко­маниядән районыбыз да азат түгел.  Саба үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Илшат Мортазин әйтүенчә, бүген наркомания диагнозы  белән  21 кеше исәптә тора. Аерым алганда, 7 кеше (берсе хатын-кыз) 3 елга сузылган диспансер күзәтүендә, 8 кеше 1 еллык профилактик күзәтүдә, 6 кеше (берсе хатын-кыз) суд карары нигезендә 6 айга  дәвалаусыз  динамик күзәтелүгә куелган.  

"Кызганыч, наркотик матдәләр кулланучыларның елдан-ел артуы, яшәрүе күзәтелә. Тагын да аянычы - ул авылларга да үтеп керде. Исәптә торучыларның күбесе эш яшендәге ир-атлар. Наркологик учеттан алар нинди диагноз куелуга карап төшереләләр. Мәсәлән, наркотик матдәләрне бер генә тапкыр татып караучылар бер ел дәвамында, наркотикка бәйлелек барлыкка килгәннәр өч ел дәвамында исәптә торалар. Аек фикер йөртеп, исәптән төшәргә теләүчеләр, әлбәттә, табиб күрсәтмәләрен төгәл үти, график нигезендә  наркологка килеп йөри. Әмма барысы да түгел. Шуңа да район эчке эшләр бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Тиешле вакытта табиб күзәтүенә килмәүчеләрне полиция ярдә­мендә китерергә туры килә. Күбесенең  яшәү  урыны  паспортта теркәлгән адрес белән туры килми. Төгәл кайда булуларын ачыклау, хастаханәгә китертү зур көч, эзләнү эшләре сорый. Наркотик матдәләр кулланучылар арасында үз теләге белән дәваланырга килүчеләр, киңәш-ярдәм сораучылар бик сирәк очраса да, аңлы рәвештә, эшкә урнашу, машина йөртү таныклыгы алу, кире тормышка кайту максаты белән яшәүчеләре дә  бар. Мәсәлән, бер яшь егет 2015 елдан исәптә тора. Ул берничә ел безгә килмәде. 2020 елда егеткә карата суд була. Суд аңа наркологта профилактик һәм медицина тикшерүе узарга дигән карар чыгара. Шуннан соң егет 2020 елдан бирле график нигезендә  диспансер тикшерүен төгәл үти, 2023 елның мартында без аны учеттан төшерергә планлаштырабыз", – дип сөйли Илшат Галимҗан улы.  

Табиб әйтүенчә, наркотик кулланучыларны  ачыклау, ки­сәтү буенча  эш даими башкарыла. Көн саен дистәләгән кеше  машина йөртү таныклыгы өчен медицина тикшерүе белән мө­рәҗәгать итә.  Мәсәлән, быел ел  дәвамында 1419 кеше медицина тикшерүе узган. Машина йөртү таныклыгы алучылар арасында наркотик матдәләр кулланучылар ачыкланмаган. Шулай ук кабул итү бүлегендә дә полиция алып килгән пациентларга алкоголь, наркотикларга карата тикшерү (освидетельствование) үткәрелә.

"Наркотик матдәләрне  кеше  берьялгызы  гына кулланмый, ул гадәттә, дуслар белән кү­мәк­ләшеп эшләнә. Шулай ук минем тәҗрибәдә ялгыш, очраклы рәвештә  наркотик корбаны булучылар да юк, алар барысы да аңлы рәвештә  башкарыла. Моның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен  белеп, кызыксыну белән эшлиләр. Кемдер урамга чыгып китеп, полициягә эләгә, кемдер качып котыла.  Шуңа да исәптә торучылар санын төгәл сан дип әйтеп булмый. Шулай ук наркотик кулланучы кешенең  үз-үзен тотышында ничек чагыласын да төгәл генә әйтүе кыен. Кемдер үз эченә бикләнә, кемдер    эйфориядә була», – ди табиб-нарколог.

Илшат Мортазин шулай да наркотик матдәләр кулланган кешенең күзләре ялтыравын, карашы дөрес булмавын, үз-үзен тотышында үзенчәлекле сәерлек, кычкырып көлү, йө­решендәге үзгәрешләр кү­зә­­телергә мөмкинлеген ки­сәтә. Шулай ук өйдә генә дәваланырга тырышуның бернинди нәтиҗә бирмәслеген дә искәртә. Шуңа да якыннарыгызда сәер үзгәрешләр күзәтелү очраклары булса, табибка алып килү сорала. Табиб-нарколог озакка сузылган Яңа ел ялларында бер-берегезгә карата игътибарлы булуны, аеруча балаларга карата уяулыкны киметмәүне, шикле кешеләр белән аралашмауны сорый. Балагызның нинди компаниядә булуы белән даими кызыксынырга, наркомания тозагына эләгүдән сакланырга, гомумән, Яңа елга аек акыл белән керергә  чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев