Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь райондашларыбызга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе паспортлар тапшырды

12 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды.

12 июнь көнне  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды. Әлеге чара Казан Кремлендә «Без – Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында узды.  
 Саба районыннан, ел дәвамында үткәрелгән төрле чараларда теләп катнашкан өчен, Рәсәй Федерациясе гражданы паспорты, тантаналы шартларда Шәмәрдән лицее укучысы Айзилә Минеевага  һәм Саба гимназиясенең «Алдынгылар хәрәкәте» активисты  Артур Гәрәевка  тапшырылды. 
Фәрит Мөхәммәтшин, яшь татарстанлыларны паспорт алулары белән тәбрик итте һәм аларга киләчәк тормышларында дисциплиналы булырга, федераль һәм республика законнарын үтәргә дигән теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев