Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшел чыршы, басып торчы!

Яңа ел каршыларга санаулы көннәр генә калып бара. Инде күп йортларның түрен яшел чыршы бизи. Бәлки әле бизәргә өлгермәүчеләр дә бардыр...

  Чыршыны участок ур­манчылыкларында, шулай ук Яңа ел алды ярминкәләрендә са­тып алырга мөмкин. Бәяләре һәр­кемнең көченнән килерлек. Һәр агачка документ бирелә, ул булмаса, чыршы законсыз киселгән булып санала.

  Кызганычка каршы, районда урман хуҗалыгына зыян китерү фактлары  очрап тора. Шуңа күрә агачларны рөхсәтсез кисү фактларын ачыклау өчен урманчылыкларда аерым чаралар планы эшләнде. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урман биләмәләрендә күзәтчелек итү, автомобильләрне тикшерү буенча постлар оештырылды. Чыршыны рөхсәтсез кисүчеләр ачыкланса, аларга урман хуҗалыгына килгән зыянны түләргә туры киләчәк.  Моннан тыш гаепле зат мәҗбүри тәртиптә административ җаваплылыкка да тартылачак. Штраф 3 мең сумнан башлана. Урманнарга 5 мең сумнан да күбрәк зыян салучыга җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Ә ак чыршыны (пихта) кисү Татарстанда Министрлар Кабинеты карары (21.12.1990,№856)   нигезендә катгый тыелган. “Саба урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе кешеләр Яңа  елда бизәргә чыршысыз  калмасыннар  өчен барысын  да  эшли. Ә рөхсәтсез киселгәне бәйрәмдә күңелсезлек кенә китерергә мөмкин.

“Саба урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев