Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьлек» үзәге базасында «Игелекле Саба» игелек үзәге ачылды

Ул ярдәм итәргә теләүчеләр һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен мөрәҗәгать итү үзәге булачак.

20 нче сентябрь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге  базасында "Игелекле Саба" игелек үзәге ачылды.  "Игелек үзәге" ярдәм итәргә теләүчеләр һәм ярдәм кирәк кешеләр өчен мөрәҗәгат итү үзәге булачак. Биредә волонтерлар, ягъни ирекле ярдәм итүчеләр бердәм булып, аралашып, үзләренә фикердәш табып эшчәнлекләрен дәвам итәчәк. Үзәк ачылышында  Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының гражданлык патриотизмы бүлеге җитәкчесе  Кристина Миронова, Татарстан Республикасы  коммерцияле булмаган автоном  "Мәгълүмат-ресурс үзәге"
белгечләре Нелли Макарова, Тимур Сәитов , Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы  Алисә Гомәрова, " Хәят"  коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе  Гөлнара Фәтхрахманова , Саба районында волонтерлык, ирекле ярдәм итүне үстерү өчен җаваплы  Венера Дәүләтшина  һәм районыбыз волонтерлары катнашты.    Республикада бүгенге көндә шушындый 25 үзәк эшли. Әлеге үзәк аша ярдәм сорар өчен дә, ярдәм күрсәтү өчен дә Добро.ру сайтына теркәлү узарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев