Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшьлек» үзәгенә балалар килде

Ул көнне иртәнге сәгать 9да яшьләр үзәген балаларның шат йөзләре, елмаю, көлүләре биләп алды. Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалары, тәрбиячеләре белән экскусиягә килделәр.

Аларны биредә  иртәнге гимнастика ясарга кечкенә арыслан баласы көтә иде. Балалар аның белән бик теләп иртәнге зарядка ясадылар. Аннары балалар,  яшьләр үзәгендә,  хезмәткәрләр, аларның эшчәнлеге, түгәрәкләр, спорт заллары белән таныштылар. Иң беренче танышу кече залда дзюдо түгәрәгеннән башланды. Түгәрәк тренеры балаларга иң җиңел көрәш алымнарын күрсәтте. Аннан соң балалар тренажер залына керделәр. Биредә алар физик көч арттыру өчен шөгыльләнә торган спорт җиһазлары белән таныштылар. Теннис залында балаларга, теннис түгәрәге тренеры һәм биредә шөгыльләнүче кызлар уен алымнарын күрсәттеләр. Экскурсия ахырында кунакларга, “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре кечкенә генә бүләкләр тапшырып истәлек фотосына төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев