Иҗатка юл – «Алтын каләм» аша
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең «Волга» яшьләр үзәгендә быел XXIV тапкыр «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивале үтте.
Әлеге бәйгедә республикабызның 22 районыннан 120 яшь каләмче үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Республика фестивалендә районыбыз күләмендә узучы «Серле каләм» бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаган яшь иҗатчылар катнашып, үзләрен өметле каләмчеләр итеп таныттылар. Тимершыктан Айлия Хаҗиева – «Һөнәргә беренче адымнар» номинациясе җиңүчесе, Түбән Шытсудан Алинә Әхтәмҗанова фестивальнең «Татар телендәге басма журналистика» юнәлешендә 3 дәрәҗәдәге Диплом, Олы Кибәчедән Илзия Гафиятова «2019 ел – Театр елы» тематикасына иң яхшы язма өчен махсус бүләккә лаек булды..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев