Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явыз эшкә ялланудан сак бул!

Россия Федерациясе гражданнарын интернет челтәрендә вербовкалау билгеләре һәм аларга каршы тору ысуллары турында методик киңәшләр

 Махсус хәрби операция шарт­­ларында Украина махсус­ хез­мәтләре һәм аларның көн­ба­тыш кураторлары гражданнарыбызны диверсия тер­­­­рорчылыгына һәм экстремистлыкка җәлеп итә башла­ды. Аның максаты – Россия Фе­дерациясендәге хәлне тотрыксызландыру. Вербовкалау – кешене кызыктыру юлы белән нинди булса эшкә  яллау.

Вербовщик билгеләре:

 – дусларча языша, мактый, комплиментлар ясый, вербовка объектына кайгыртучанлык күрсәтә;

 – чакыру объектының шә­хесенә һәм аның проблемаларына артык кызыксыну, ярдәм иткән рәвеш күрсәтә;

– психологик һәм физик сыйфатларны бәяли, матди хәл белән кызыксына;

– вербовка объектын “бик мөһим эшләр”не башкару белән шөгыльләнүче ниндидер “яшерен» берләшмәгә кертү белән  кызыксындыра;

– һәр сорауга алдан әзер­ләнгән җаваплары бар.

Вербовка корбаны булсагыз, сезгә янаулар һәм куркытулар килә башласа, туганнарыгызга һәм якыннарыгыздан ярдәм сорарга, тормыш өчен куркыныч килеп туганда, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Азат Халилов,

Саба муниципаль районының террорга һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре сәркатибе.

фото https://ru.freepik.com/  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев