Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язмыш дигәннәре җәлләмәгән

Безгә язалар.

Бүгенге язмам тормыш си­кәлтәләрен горур үткән, сынауларга сынмаган-сыгылмаган, күпләргә үрнәк шәхес  Курсабаш авылында гомер кичерүче газиз кешем, әнием Миннегөл Галиәхмәт кызы Исламова турында.    Ул бар эшкә дә оста кул­лы, һәркемгә ярдәмчел Га­ли­әхмәт бабам белән Шәм­се­доха әбием гаиләсендә дөнь­яга килгән. Алдагы балалары бер-бер артлы үлә барган әти-әни­се төпчек кызларының бик гомерле булуын телиләр. Бер атна эчендә үлгән  8 яшьлек  кыз­лары Фаягөлне һәм  8 айлык ул­лары Шамилне  дә жәлләми  шул язмыш дигәннәре... Әти-әнисе төпчек кызларын бик яра­тып, иркәләп үстерәләр. Апа­сы Рүзилә белән әнием   бер-берсенә ярдәмләшеп, ки­ңәш­ләшеп буй җитәләр. Бик чая, баскан җиреннән ут чыгара торган чибәр кыз булып җитешә әнием. Уку алдынгысы, комсомолка  була.

Саба урта мәктәбендә урта белем алганнан соң, яшь кыз Ке­рәнне мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Авыл  халкы, хезмәттәшләре дә үз итә аны. Үзеннән берничә яшькә генә кече укучылары белән хыялланып китеп, бөтен җанын-тәнен биреп эшли ул. Укучыларына үзе белгән бар һөнәрне төшендерергә тырыша. Хәзер дә укучылары хәлен белешеп торалар, ул өйрәткән бәйләү- чигүләрне “Сез өйрәткән  идегез”, – дип искә алалар. Бер бәй­рәм чарасы да, спектакль куюлар да әнием һәм дусларыннан башка үтми ул заманнарда.

Яшьлек, яшьлек... Ул вакытта туган авылы Олы Шыңар белән Керәнне авылы арасындагы 16 чакрым  сизелми дә   кыз балага. Ялларда әти-әнисе янына кайтып юа-җыя. Апасы Рүзиләнең балаларын бик ярата, аларны матур кием-салым белән сөендерә.

Җәйге матур көннәрнең бер­сендә бер егет әнием торган фатир капка төбендә өздереп баян уйный. “Бигрәк  моңлы уйный, безнең авыл егете түгел бу”, диешәләр алар  фатир хуҗасы Разия апа  белән. Чыннан да, баян уйнаучы  күрше Өчиле авылы егете, әниемнең булачак тормыш иптәше Таһир булып чыга. Иҗатка, җыр-моңга гашыйк егет белән кыз танышып, озак та  очрашып йөрми, гаилә кора.  Бер-бер артлы өч кыз, гаи­ләгә тагын да ямь өстәп малай да алып кайта уңган килен. Каенанасын хөрмәтләп, әтиемнең туганнарын якын итеп  яшиләр. Югары  белем алырга хыялланып та, үзе укырга керергә мөм­кинлеге булмаган әнием әтие­безгә авыл хуҗалыгы институтында укырга мөмкинлек бирә, ул вакытларда икешәр җирдә эш­ли.

Гомер буе кайда гына эшләсә дә, әнием бөтен җанын-тәнен биреп, яхшы булсын дип җиренә җиткереп хезмәт куйды.  Әти-әниебез  безне кеше арасында ким-хур  итмичә, ир­­кәләп-яратып үстерделәр. Үз­ләре кебек гадел булырга өй­рәттеләр. Балаларына ныклы хезмәт тәрбиясе, югары белем бирделәр. Әтиебез  вафатыннан соң, әниебез  төп нигезебез җылылыгын саклап, балаларын, килен-кияүләрен, 10 оныгын барлап, кайгыртып го­мер кичерә, Аллаһка шөкер! Хә­зер дә тынгысыз  йөрәкле әнием авылда үтүче чаралардан читтә калмаска тырыша, “Аккалфак” хатын-кызлар клубына  йөри, кү­ңел җылысын биреп оек баш­лар бәйли. Барлык туган-ту­ма­чаларның, укучылары, сый­ныф­ташлары, хезмәттәш­лә­ренең хә­лен белешеп яши.

Гөләрия Хәйриева,

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев