Җиңүче комбайнчылар билгеле
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның иң яхшы комбайнчыларын билгеләделәр.
Җиңүчеләр арасында безнең районнан “Акрос” комбайны белән 1942 тонна ашлык суктырган Айрат Хәмитов (КФХ “Мөхәммәтшин З.З”), “ДжонДир”лар аша 2176шар тонна бөртек уздырган Айрат Галимуллин, Рөстәм Газизҗанов, “Челенджер”да 1982 тонна уңыш җыйнап алган Зөлфәт Мөбарәков, “Челенджер” комбайнында 2760 гектар ашлык урдырган Миннебай Мәүлин һәм “МакДон” да 2114 гектарда игеннәрне теземнәргә салган Нурулла Сәйфуллин да (Саба җәмгыяте ) бар. Алар 60 һәм 35 мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар. Конкурс йомгаклары буенча 490 призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләр иң күп суктырылган һәм иң күп чаптырылган мәйдан күләме буенча сайлап алынды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев