Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җидегән чишмә” ничек туганын белдек

Бүген  алтынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясендә мәдәният  хезмәткәрләре  дә  актив  катнашты.

Бүген  алтынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясендә мәдәният  хезмәткәрләре  дә  актив  катнашты. Белемен  тикшерергә район  үзәк  китапханәсенә 30дан  артык  кеше   килгән   иде. “Онлайн   язучылар тагын да   күбрәк”,– диде китапханә  хезмәткәре  Илсөяр Шакирҗанова.

Бирем итеп  күренекле татар язучысы  Гомәр Бәшировның  әсәреннән  алынган “Чишмә моңы ничек җыр булды?” дип аталган язмасы сайланган  иде.  Лектор аны әүвәл тулысынча укып чыкты, кыенрак сүзләрнең язылышын аңлатты.  Гомумән, татарча   укыган  кешеләргә диктант язу ике тиен бер акча иде. Ә менә белемне  рус телендә  алучылар акциядә  сирәк катнаша  әле. Максаты да бик башка  милләт  вәкилләренең татар теле белән кызыксынуын арттыру, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.  Район  мәдәният  бүлеге  башлыгы  Рөстәм  Заһидуллин да  диктантны китапханәгә   килеп язды. ”Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәбббәт  шушында  туа  инде.  Кем ничек  яза  алгандыр, анысы үзе  өчен. Гомумән,  без, диктант  язабызмы  яки  иншамы, Бөтендөнья  акциясен   көтеп тормыйча,  андый  чараларны китапханәләрдә  ешрак  үткәрергә  кирәк.  Көнен  билгелик тә,  киләсе  айдан  ук эшкә тотыныйк. Онлайн да  үткәрә  алабыз”,– дип  китапханәчеләргә   мөрәҗәгать итте  ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев