Идеяләр дә, инициатива да бар
Республикабызда 4 августтан 14-35 яшьлек егет-кызлар белән эшлекле темаларга аралашу, аларның иҗтимагый активлыгын күтәрү өчен “Яшьләр вакыты” туры белән маршрутка чыккан автобус йөри.
Әлеге турны оештыручылар 12 августта безнең районда булдылар. Республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары һәм Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре райондашларыбыз белән очрашты. “Сабантуй” спорт комплексына 150дән артык актив яшьләр килгән иде. Сүз иң элек спикерларга бирелде. Алар очрашуда катнашучыларны “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” яшьләр маркеты буенча сәяхәткә алып кереп киттеләр. Тукталышлар “Әйләнә-тирәләрдәгеләргә булышырга яратам”, “Иҗат – ул минем турында”, “Үз бизнесымны үстерергә телим”, “Экология турында кайгыртам”, “Идея бар, ресурслар эзлим” станцияләрендә ясалды, аларда грантлар алу өчен гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде. “Ел волонтеры” номинациясендә “Россия иреклеләре-2019” конкурсы җиңүчесе Инесса Клюкина аеруча игътибар үзәгендә булды. Коляскада гына утыручы кыз әлеге проектны ничек тормышка ашыруы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Визитның кульминациясе “Безнең район – киләчәк образы” проекты сессиясе булды. Ун егет һәм кыз арасыннан үз проектын тәкъдим итүне Саба муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламенты ы рәисе Айнур Халиев башлады. Ул инде интернет аша виртуаль футбол ярышлары оештыруда шактый тәҗрибә туплап өлгерде. Хәзер инде киберспортны республика күләмендә үстерү, Сабада Татарстан ярышлары үткәрү идеясен дә ачып салды. “Моның өчен нәрсәләр кирәк булачак?”,– дип кызыксынды яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков. Айнур Халиев, Сабада киберспортның матди базасы булуына басым, ясап, акчаны җиңүчеләрне бүләкләргә генә сорады: 50 мең сум. “Мин миллион дип торам. Татарстанда яшьләр һәм балаларны сәламәтләндерү программасына кертеп, киләсе елга проектны тормышка ашыру өчен заявка бирергә кирәк”,– дип нәтиҗә ясады Ринат Садыйков. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Фәридун Камолов “Yashroom” проектын тәкъдим итте. Төп максаты – яшьләргә төрле өстәл һәм башка файдалы, мавыктыргыч уеннар өчен махсус бүлмә булдыру, музыкаль инструментларга тарту. “Яшьләр күп вакытын интернет челтәрендә үткәрә. Компьютерда онлайн уеннар белән мавыга. Безнең проект әлеге тенденцияне үзгәртүгә юнәлдерелгән”,– дип аңлатты Фәридун. “SOSдети” социаль проектын яклаган Диләрә Закировага башкарма комитет житәкчесе Марат Ишниязов та үз киңәшләрен бирде. Гаиләдә ятим калган балалар белән очрашып, аларның күңелендә нәрсә кайнаганын белергә тәкъдим итте.
“Мин “Социаль-психологик” проект әзерләдем һәм шушы җитди теманы күтәреп чыгарга булдым. Максаты – яшьләргә психологик яктан да булышу. Бу теманы кайчан да булса күтәрергә кирәк булачак, психологик ярдәмгә мохтажларның эчке дөньяларына үтеп керәсе иде. Авыр вәзгыятьтә калганнарга әти-әниләр, укытучылар ярдәме генә җитми”,– дип сөйләде Кызыл Мишә балалар бакчасы тәрбиячесе, яшьләр парламенты әгъзасы Әдилә Хәбибуллина. Әлеге проект җитәкчеләрдә дә яклау тапты. Җавапларыннан аңлашылганча, республикада яшьләр өчен 15 психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге эшли. Алар - бюджет учреждениеләре. Сабада да шундый үзәк ачарга кирәк, диелде. “Яшьләр” үзәгеннән Рузилә Фәсхетдинованың идея стадиясендәге “MilkFest” проекты тыңлаучыларны аеруча җанландырды. Аның төп чарасы “Сыерлар фестивале” булачак. Проект халыкның сөт продуктлары турындагы белемнәрен күтәрүгә юнәлдерелгән. Хәзер яшь гаиләләр сыер асрамый. “Сыерлар парады аларның терлек тоту белән кызыксынуларын арттырыр иде. Максатым – яшьләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итү ”,– дип сөйләде Рузилә һәм сыерларның сәламәтлеген, сөтнең сыйфатын кайгырту йөзеннән җиленнәренә күкрәкчә кидертергә дә тәкъдим итте.
“Сез яклаган проектлар, авыл хуҗалыгы юнәлешендәгеләре дә, барысы да игътибарга лаек. Алар Саба районын үстерүгә юнәлдерелгән. Сездә ачылып бетмәгән потенциал бар. Социаль әһәмиятле проектларга грантлар алу өчен конкурсларда ешрак катнашырга чакырам. Без булышырга әзер”,– дип сессияне йомгаклады министр урынбасары. Җиңүче булып яшьләр парламенты әгъзасы Алинә Вәлиева таныштырган “Яшьләр форумы” проекты табылды һәм аны эшләүче командага сертификат тапшырылды. Гимназия укучысы Фәридә Галимуллинаның “Сабада кино төне” проекты тамашачы симпатиясе призына лаек булды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев