Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иген” авыл хуҗалыгы кооперативында урак өсте

Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, ди халык. Чөнки әле ындыр табагына кайткач та, игенчеләргә җиңел суларга иртәрәк.

   Вакытында  эшкәртелмәсә, ачык һавадагы  көшелләргә яңгыр  яву  куркынычы  саклана. Күп хезмәт кертеп үстергәннең бөртеген дә әрәм итәсе килми. Әле  кайчан гына колхоз ындыр табакларына кайткан ашлыкны җилгәрүгә, калибрлауга ярты  авыл тартыла   иде.  Элек кешесе  дә   күп  иде  аның. Хәзер һәркайда  автоматлаштыруга нигезләнгән технологияләр үтеп  кергәч, кул  көченә ихтыяҗ нык   кимеде.  

   Мисалга, индустриаль парктагы  “Саба”  җәмгыяте һәм “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативы урнашкан территориядә Россиядә аналогы булмаган  җитештерү  куәтләре барлыкка   килде.  Гомумән, биредә, хезмәттә  тәрбияләнүче укучыларны исәпкә  алмаганда,  көрәк-себеркеле кеше күрмәдек. Ә эш бара: хуҗалыклардан китерелеп ындыр табагына бушатылган  ашлык җир  астына  убылып төшеп  китә дә, тиешле дымлылыкта киптерелгәч, ленталы транспортердан саклау складына барып җитә. Киптерү агрегатына бер сменада 3 оператор хезмәт күрсәтә. “Алар автоматлаштырылган  идарә  системасына  контрольлек итә, ашлыкның дымлылыгын тикшерә.  “ДСП-32”  сәгатькә 32 тонна  ашлык  киптерә ала.  Операторлар Вакыйф Галиуллин,  Раил Мөхәрләмов,  Илдар Хәлиуллин  аның  куәтеннән рациональ  файдалана”,– ди “Иген” кооперативы начальнигы  Зөлфәт Зарипов. Әлеге  агрегат эшкә кушылган көннән 3  мең тонна ашлык киптереп, складка җибәргән инде. Ул  хуҗалыкларга  кабат  озату  өчен  әзер.  “Җитештерүчәнлек басудан  кайткан  культураның дымлылыгына бәйле. Чиерәк икән,  газ ягуны  арттырабыз.  Дымлылыгы  азрак  булган  саен  тизрәк кибә. Бер сменада 12  сәгать  эшлибез.   Ватылып туктап торганыбыз юк”,– диләр операторлар.  

 Әлбәттә, җаваплылыгы  чикләнгән “Саба” җәмгыятенең ашлык  эшкәртү  куәте бер “ДСП-32” агрегаты белән генә  чикләнми. 2022  елда файдалануга бирелгән шахталы “Веста” киптергеченең җитештерүчәнлеге   сәгатенә 50 тонна тәшкил итә. Анысы нигездә   чәчүлек орлык  әзерләү өчен эшләтелгән. Быел “Веста”  аша 450 тонна  көзге бодай симәнәсе  узган  инде. Тулаем алганда, 4  агрегат  ярдәмендә 4,5 мең тонна бодай, 4  мең тонна  арпа,  мең тоннадан артык тритикале тиешле дымлылыкка китерелгән.  

Территориядә төзелешләр дәвам итә. Әйтик, 2022 елда тупас  азык  саклау өчен  каркастан ике корылма эшләнгән. Хәзерге  вакытта 20гә 100 метрлы ашлык  саклау склады төзелә һәм 20 данә   силос банкасыннан торачак объектка нигез  салынган. Гомумән, “Саба”  җәмгыяте һәм “Иген” кооперативы үзенең заманча типтагы 18  корылмасы белән кечкенә  шәһәрчекне  хәтерләтә башлаган. “Totoma” җиһазлары  урнаштырылган “Азык үзәге”ннән хәзерге  вакытта  10 хуҗалыкка   көн  саен 165 тонна  моноазык  төяп  җибәрелә. Терлекләр өчен монокорм әзерләп бирү – уникаль проект. Ул җирле чимал нигезендә, сатып алынган премикслы протеин азыклар өстәмәсе белән җитештерелә.  Кооперативта быелгы  сезонда монокорм өчен 15  мең тоннадан  артык  сенаж тупланган.

Катнаш  азык цехы  да районда ит-сөт терлекчелеген  үстерүдө зур роль  уйный. 2023 елда  “Иген”дә 48 кеше эшли. Алга таба яңа хезмәт  урыннары да булдырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев