Иген иккән илне тук иткән
3228
0
Бүген Саба мәдәният йортында үткәрелгән тантанада авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы алдынгыларын тәбрикләделәр.
Бүген Саба мәдәният йортында үткәрелгән тантанада авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы алдынгыларын тәбрикләделәр.
“Яшәү чыганагы – кояш нурын, җир җылысын саклап үзендә, күкрәкләргә терәп кисәр икмәк көр табынның тора түрендә”. Алып баручылар слетны әнә шулай ялкынлы шигырь юллары белән башладылар.
Иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга сүз бирелде.
“Бүгенге залга районыбызның иң алдынгы әйдәп баручы механизаторлары, белгечләре чакырылды. Иң-иң алдынгыларнын берничәсен аерым билгеләп әйтәсе килә. Татарстанның атказанган механизаторлары Галимуллин Айрат Миңнемулла улы һәм Газизҗанов Рөстәм Рифкать улы “Джон-Дир” комбайннарында 20нче сезонда, 39183 тонна ашлык суктырып иң югары күрсәткечкә ирештеләр. Аларга язгы-кыр эшләре вакытында «Джон Дир» тракторы белән чәчү комплексы, терлек азыгы әзерләү чорында, азык комбайннары да беркетелгән.
“Нырты” хуҗалыгыннан Гарифуллин Рамил Хамат улы 1992 елда чыккан “КамАЗ” автомашинасында эшләп 10 455 тонна яшел масса ташыды. Бу – районда иң югары күрсәткеч. Җир эшкәртүдә иң югары күрсәткечләргә “Нью Холланд” тракторында эшләүче Галиев Айнур Мөхәммәтхан улы hәм Мөбарәков Зөлфәт Илдус улы ирештеләр. Алар тәүлек дәвамында эшләп барлыгы 16310 гектарда эш башкардылар. Ярыш шартлары нигезендә бар төр эшләр буенча җиңүчеләр сәхнәбез түренә исемнәре аталып чакырылырлар лаеклы бүләкләрен алырлар”, –ؘ диде җитәкче.
Игенчеләрне бәйрәм белән тәбрикләргә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов килде.
“Ел аграрийлар өчен җиңел булмады. Әмма игенчеләр сынатмады. Авыл хезмәтчәннәренең төгәл һәм көйләүле эшчәнлеге нәтиҗәсендә Саба районында да мул уңыш үстерелде. Һәр гектардан уртача 30 центнер, тулаем 63 мең тонна ашлык җыйнап алынды. Бу саннар республиканың уртача күрсәткеченнән зуррак. Район башкалар үрнәк алырлык итеп эшли, агросәнәгать комплекслы линиясе буенча барлык программалар уңышлы тормышка ашырыла. Бу сездә тупланган, бердәм фикерле команда булуы турында сөйли. Кыенлыкларны җиңәсез, республиканың һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертәсез. Безнең алда агросәнәгать комплексының тоткарсыз эшләвенә ирешү бурычы тора. Үстергәнне эшкәртергә, сакларга һәм сатарга да кирәк. Бу юнәлештә дә югары нәтиҗәгә омтыласыз, барлык проектлар шушы максатка юнәлдерелгән. Алга таба да шулай эшләргә язсын”,– диде Рөстәм Гайнуллов үзенең чыгышында.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов игенчеләргә фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм яшь буынны хезмәткә әзерләүдә куйган тырышлыкларын да зурлап билгеләп үтте. “Гаилә елында остаз булу аеруча әһәмияткә ия. Киләчәгебез үзебезгә алмашны ничек тәрбияләүгә бәйле. Аграр көллияттә, мәктәпләрдә укучыларны, үзегезнең балаларгызны һөнәргә, авыл хезмәтен яратырга өйрәтәсез. Тырышасыз, булдырасыз, хуҗалык җитәкчеләренә дә бик зур рәхмәт. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да нинди генә ярдәмнәре юк. Барысы да тармакны үстерүгә юнәлтелгән”,– дип дәвам итте Рәис Нургали улы.
Аннары министры урынбасары, район башлыгы һәм Гафур Хәсәншин алдынгыларга Хөкүмәт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәмне яшь талант Рөстәм Хөсәенов җырлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев