Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыяте уңганнарына район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен- август ае истәлекле даталарга бай булды.Шушы җәмгыятьтә эшләүче берничә хезмәткәр мактаулы бүләкләр алды.

   “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды.

   Бүләкләнүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар:

    Алсу Тәхәветдин кызы Шәйхиеваның бухгалтерия өлкәсендә эш тәҗрибәсе шактый зур. Утыз ике елын шушы эшкә багышлаган хезмәткәр ул.

    Рәлиф Рафаэль улы Гәрәевның бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Егерме тугыз елын шофер һөнәренә тугры калып, узен –үз эшенең остасы , намуслы һәм тугры хезмәткәр итеп күрсәтә.

  Илгиз Исламгали улы  Яруллин хуҗалыкта 29 ел эшләү дәверендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә атлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев