«Игенче» җәмгыяте хезмәтчәннәре «Уңыш бәйрәмен» мул табын артында билгеләп үтте
Авыл хуҗалагы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган районкүләм бәйрәм тантанасында «Игенче» җәмгыятеннән барлыгы 33 хезмәткәр һәм ветераннар катнашты.
Бәйрәм барышында алдынгы хезмәткәрләр, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр.
Бәйрәм тантанасының икенче өлеше "Алтын балык" ресторанында дәвам итте.
Мул табыннар артында кунак булып, хөрмәтләнеп, бүләкләнеп , матур җырлар тыңлап ял иттеләр. Чакырылган барлыгы алтмыш алдынгы хезмәткәрнең берсе дә бүләксез калмады , акчалата премияләр бирелде, алар исеменә изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев