«Игенче» җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
ҖЧ “Игенче” җәмгыяте кырларында иң мөһим һәм озакка сузылган кампанияләрнең берсе — азык әзерләү башланды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә азык әзерләү - күпьеллык үләннәрне уру башланды. Иң беренче күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабудан печән әзерлиләр һәм сенаж салалар. Гадәттә, азык әзерләү июнь уртасында башлана, быел чәчү вакыты кебек үк ике атнага иртәрәк башланды.
Кышлату чорында малларны азык белән тәэмин итү – иң мөһим бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев