Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче” Сабантуе: бүләкләр су урынына акты. Баш батыр –Радик Сәлахов

Менә икенче ел инде “Игенче” җәмгыяте Иләбәр янындагы Мишә буе тугаенда Эзмә һәм Шекше авыл җирлегенә кергән 8 торак пунктны берләштергән Сабантуе үткәрә.

 

Менә икенче ел инде “Игенче” җәмгыяте  Иләбәр янындагы  Мишә буе тугаенда Эзмә һәм Шекше авыл җирлегенә кергән 8 торак пунктны берләштергән Сабантуе үткәрә. Быел бәйрәм  мәйданчыгы тагын  да яхшыртылган.  Өсте  ябулы  тамаша  урыннары  эшләнгән. Яңгыр яуса да ышыкланыр  урыннар  бар. Хөрмәтнең зурысы “Игенче” хуҗалыгы  уңганнарына   булды. Алар өчен аерым  ярышлар  да оештырылды.  Бүләкләү өчен  сәхнәгә игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, амбар, парк  эшчеләре, хезмәт  күрсәтүчеләр төркем-төркем чыгып кына торды. “Сәхнәгә менгәч, сүз әйтмичә дөрес булмас. Иң элек Сабантуен оештыруда башлап  йөргән җитәкчебез Алмаз Зөфәровичка рәхмәт белдереп, бер  алкышлап алыйк әле. “Игенче” җәмгыяте 2016 елдан алып югары  җитештерү  күрсәткечләренә ирешә. Монда  җитәкчебезнең роле бик зур. Алга таба да бердәм булып, зур  уңышлар яуларга, район һәм республика  дәрәҗәсенә  күтәрелергә   язсын” ,– диде баш инженер Ильяс Әскәров.

 Сабантуйга  килүчеләрне район башлыгы  Рәис Миңнеханов та  котлады һәм икмәктән  дә кадерле  байлык юклыгын искәртеп, авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләргә  аерым рәхмәт  сүзләре җиткерде.

Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан балаларга белем һәм тәрбия биргән   мәгариф  ветераннарын да  игътибардан читтә  калдырмадылар. Эзмә, Шекше  мәктәпләрендә  мактаулы хезмәт  юлы  үткән  укытучылар,  мөгаллимнәр династияләре  мәйданга чакырылдылар.

 Шулай ук Сабантуйга иганәлек итүче оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр  дә   сәхнәгә  чакырылды. Гомумән,  бүләкләр  тау  кебек  өелгән  иде. Алар көн азагына таба  акрынлап  кими барды. Телевизорлар, электр самокатлары,  көнкүреш техникасы  һәм башка призлар тауга  каршы  йөгерүчеләр, күп төрле башка  спорт  ярышларында, уеннарда  катнашучылар  кулына   күчте. Монда 4нче-5нче  урыннарны  алучылар  да призер  булды.

   Мәйдан тотарга  Иләбәргә республика  танылган    көрәшчеләре   килгән   иде. Ир-егетләр арасында 75  килограммга   кадәрге  үлчәүдә  Иләбәр егете, Россия  чемпионы Азат Галиев батыр калды. Ул  спорт остасы, 2020 елда Татарстанның иң  яхшы  көрәшчесе булып  танылган Динар  Кәримуллинны  отты. Авыр үлчәүдә Зәй районы  егете, күп тапкырлар република, Россия  чемпионы  Радик  Сәлахов җиңде. Райондашыбыз Делюс Закиров 2нче призер булды. Муса Галләмов –3нче  батыр.

Көндезге 11дә башланган Сабантуй төн уртасы җиткәндә генә төгәлләнде. 

Бәйрәмне Чулпан Йосыпова, Айгөл Бариева, Вадим Захаров,  Айдар Тимербаев һәм башка  эстрада артистлары җырлары бизәде. Бәйрәмне җырчы-тамада Ленур  Биктимеров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

"Игенче" җәмгыятендә Сабантуй  ачылышы тантанасы

Оставляйте реакции

4

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев