Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче»дә юлларны чистарталар

«Игенче» җәмгыятендә юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзерлек сызыгында.

  Кышкы юлларны чистартырга : өч  МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам,  Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 чакрым озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять биләмәсенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы  яннарын көндәлек  кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев