Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

”Игенче” җәмгыятендә хезмәтне саклау чаралары

Бөтендөнья хезмәт оешмасы (МОТ) эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, 28 апрель көнне Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне дип игълан итте.

Хезмәтне саклау, эшчеләргә куркынычсыз эш шартларын тудыру, эш урыннарында бәхетсезлек очракларын кисәтү җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” җәмгыятенең дә иң мөһим юнәлеше булып тора. Хәр эштә хезмәт куркынычсызлыгы тәэмин итү аны башкаручыларның ничек эшләүләренә һәм эш шартларына бәйләнгән. Эш көйле барганда гына бәхетсезлек очракларын булдырмый калып була.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә ел дәвамында механизаторлар һәм терлекчеләр белән үткәрелгән укулар да, ел саен махсус өс, аяк киемнәре, төзек инструментлар, инвентарьлар, медицина аптечкалары белән тәэмин итү, трактористлар Һәм машина йөртүчеләргә рейсларга чыгар алдыннан медицина күзәтүе үткәреп чыгару, елга бер мәртәбә медицина тикшерүләре үткәрүләр дә, ашханәнең яхшы эшләве дә, хезмәткәрләр өчен җылытылган барлык уңайлыклары булган киенү-чишенү һәм ял итү бүлмәләре булдыру да, алдагы көннәрдә эшкә уңай йогынты ясый.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: /saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев