ИГЕНЧЕЛӘР КЫРГА ЧЫКТЫ
Быел яз кояшы җирне тигез иркәләми. Актаныш, Сарман якларында тулы куәтенә сабан культуралары чәчү барганда, төньяк районнарда әле басуларда кар бетмәгән иде. Сабада, елдагыча, иң элек көньяктарак урнашкан Мамалай, Төбәк, Кибәче басулары өлгерә. Әйтик, “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында язгы кыр эшләренә 19 апрельдә керешкәннәр. Әле өченчекөн дә Мамалайның Теләче-Мамадыш юлы аръягындагы басуында, полоса буйларында кайбер урыннарда кар эреп бетмәгәнлектән, тракторлар гына йөри ала иде. Шуңа күрә күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертүче тракторларга ягулыкны зур савытларда китерәләр. Юлның кипкәнен көтеп торып булмый, чөнки үрләрдә җирдәге дым запасы көн саен югала бара.
– Бригаданың 4050 гектар мәйданда сөрү җирләре бар, шуның 2530 гектарында дым каплатылырга тиеш. Бөртекле һәм азык культураларын 2380 гектарда чәчү планлаштырылды. Кырга 8 тырма, 4әр культивация һәм чәчү агрегаты чыгачак. Механизаторлар барысы да зур стажлы, хезмәтне саклау буенча инструктаж узганнар, – диде баш агроном Рамил Шәймәрданов..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев