ИГЕНЧЕЛӘР ЯЗГА ӘЗЕРЛӘНӘ
Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына техник карау башланып китте.
Башта “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында белгечләр катнашында күрсәтмә чара үткәрелде. Аннары “Юлбат”та һәм “Туган як”та тракторларны парадка куйдылар. Өченчекөн техник карау “Нырты” предприятиесендә үткәрелде. Барысы 30 берәмлек техниканың эшкә әзерлеге тикшерелде. Шуның 17ен смотрга Арташ бригадасы механизаторлары әзерләгән иде. Дүрт “Т-150К”, 1 мини үзтөягеч, 12 “МТЗ-82 һәм “МТЗ-2121” тракторы арасында яңа “К-700” ерактан күзгә ташлана. Парк мөдире Илүс Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, былтыр алынган техника әле сынау гына үткән. Быел исә Фәндүс Галимҗанов белән Илсур Фәләхов аны, агрегатлары кайтып җиткән очракта, ике сменада эшләтәчәкләр. Ә мәйданнар шактый: хуҗалык алдында 2300 гектарда сөрү җирләрен тырмалау, 1850 гектарда язгы чәчү үткәрү бурычы тора..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев