Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар: балалар!” профилактика чарасы

Татарстанда, шулай ук районыбыз территориясендә 22 августтан “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы башланды.

 

  Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь аенда арта.Балалар-яшүсмерләр бу чорда озак вакыт ялдан соң  юлда йөрү күнекмәләрен бераз онытып җибәрә, игътибарлары таркаурак  була. Аларга транспорт чарасына өстәмә адаптация кирәк, ди дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре. Узган елда республикада август-сентябрь аенда 73 авария булган, шуларда 82 бала зыян күргән.Быел исә Татарстан юлларында 7 айда 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 245 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган, 258е төрле җәрәхәтләр алган. Чара кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениесе бүлекчәсе  һәм  башка  органнар белән  берлектә нәтиҗәле профилактика  эше  алып  барачак. Балалар йөртүче автобусларны тикшерүләр үткәреләчәк, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга, җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләрне ачыклауга игътибар артачак. Яңа  уку елының беренче ункөнлегендә ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр, шул чорда  кагыйдәләрне ихтирам итүче яшь буын тәрбияләү максатында киң масштаблы “Игътибар – балалар!” акциясе оештырылачак. Чара 11  сентябрьгђ кадђр дђвам итђ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев