Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиһаншиннар гаиләсе Арчада Саба данын яклады

Бүген Эзмә-Өтернәс авылыннан Җиһаншиннар гаиләсе Арчада «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона турында катнашты

Бүген Эзмә-Өтернәс авылыннан Җиһаншиннар  гаиләсе Арчада «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона турында катнашты. Көндәшләре  Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Биектау, Әтнә, Балтач районнарыннан килгән иде.  Әлбәттә, мәйдан хуҗалары Арчалар да финалга  чыгу өчен  көрәште. Гадәттәгечә, башта мәдәният йорты фойесында милли гаилә ризыклары һәм шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдән соң, бәйгенең иҗади өлеше узды. Аннары сәхнәдә бҗйгедә катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.

«Сезне данлыклы Арча  ягында күрүгә бик шатмын. Күңелдә  яхшы  хисләр ташып тора. Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен зурлаучы, халкыбызның гореф-гадәтләрен сәхнәгә  чыгаручы әлеге чарада катнашучы һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үткәнен белмәгән халыкның  киләчәге юк. Без телне, гаиләләребезне, милләтебезне,  иманыбызны  саклау турына  күп сөйләшәбез. Һәм аның  саклаучылары  менә бүген шушы  залда  утыра.  Шулхәтле   яхшы әзерләнеп  килгәнсез. Кулларыгыз  алтын, йөзләрегез  якты, сүзләрегез  матур, ризыкларыгыз тәмле, барыгызга  да зур  рәхмәт.   Тел, милләт, иман кебек изге төшенчәләрне саклау гаиләдән башлана. Исәнлектә, бер-беребезне  хөрмәт итеп, илебез һәм милләтебез чәчәк атуына хезмәт итеп  яшәгәгә язсын», - диде Илшат Нуриев.

   «Бәйге дәвамында никадәр күркәм, үрнәк гаиләләр белән танышабыз. Күңел җылысы белән пешерелгән ризыклар, берсеннән-берсе матур костюмнар, соклангыч  эшләнмәләр, данлыклы нәселле шәҗәрәләр, буыннан-буынга тапшырылган ядкәрләр сокланырлык. Фестивальне 6 ел үткәрү дәвамында үрнәк гаиләләр хәрәкәте барлыкка  килде. Бу барыбызны да нык шатландыра. Бәйге үткәргәч,  җиңүчеләрне билгеләми булмый. Төп документ – нигеәләмәгә таяначакбыз. Шуңа  күрә беренче  урынны  алмасагыз, дөнья бетми. Фестивальнең  асылында туганнарны берләштерү тора. Әзерлегегез бик  югары  дәрәҗәдә, бу инде  сезнең байлык. Ничә буын туганнар бергә очраша, бу зур бәйрәм»,– диде Гөлнара Габдрахманова.

Чыгышлардан  соң  бәйгенең иҗади өлеше узды. Команданың визит карточкасы – шәҗәрә презентациясе белән якты концерт номерын үз эченә алган  иде. Нәсел агачы  гаилә династияләре, реликвияләр һәм коллекцияләр турындагы материаллардан, гаилә тормышындагы кызыклы фактлардан (гаилә легендалары) торырга һәм альбом, стенд, панно, баннер-коллаж һәм башкалар рәвешендә күрсәтелде. Алкышлардан  күренгәнчә, призлы  урыннарга  Саба, Балтач, Теләче районнарыннан   килгән гаиләләр  дәгъва  кылды. Алар сәхнәгә күп  кеше  чыгарулары, артистизм, оригинальлек белән  алдырдылар. Безнең районнан Җиһаншиннар гаиләсе регламентка сыешулары (7 минут) ягыннан барысын  да  уздырды.  

Барысын да мәртәбәле жюри хәл итте.   Бәйге нәтиҗәләре буенча,  Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсенә – 1нче (100 мең сум),  Теләчедән Фәләхиевларга –2нче (80 мең сум),  Сабадан Җиһаншиннар гаиләсенә 3нче  урын (60 мең  сум) бирелде. Әйтергә кирәк,  Иске Җөри авылынннан Фәләхиевлар гаиләсе 2023 елда да Балтачтагы зона  фестивалендә 2нче призер  булган. Димәк, күңелне төшерергә  ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев