Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике абыйсы сугыштан кайтмаган

“Без күрмәгән калмады”,-ди язма герое Тәгъзимә апа Абдуллина

  Тәгъзимә Абдуллина 1927 елныӊ 11  июнендә Чәбки-Саба  авылында яшәгән Абдулла гаиләсендә дүрт    малайга сеңелкәш булып туган. Сугыш  чоры балалары башына төшкән михнәтләр бер-берсеннән әллә ни  аерылмый да. Үзләренчә әйтсәк: “Без   күрмәгән  калмады”. Билгеле ки, бу исәпкә нуҗалар гына  кергән.

  Сугыш башлануга, Тәгъзимәнең әтисен окоп казырга җибәрәләр. Исән-сау әйләнеп кайта, ләкин каты авырудан үлеп тә китә. Дүрт бертуган абыйсын фронтка алалар. Нигъмәтҗан белән  Гатаулла яу  кырында һәлак була. Бары икесе  –  Нурулла һәм Нигъмәтулла гына исән кайта.

Сугыш вакытында  14 яшьлек  Тәгъзимә “1 Май” колхозында эшли. Лобогрейка белән арыш уралар,  төннәрен, аны ат белән ташып, молотилкада сугалар. Таң аткач, янадан басуга чыкканнар. Авылда хатын-кызлар, балалар гына. Өлгерә алмагач, иген кышка да калган, кар  яугач, басудан ашлык ташыганнар. Язгы чәчүгә орлык җитмәгәч, Казаннан, Арчадан, Балык Бистәсенән, җәяүләп, капчык белән күтәреп ташыганнар.

Эшкә нык  беләкле  кыз  Тәгъзимә урман да кискән. Ат җигеп, Каенсардан Шәмәрдән станциясенә агач чыгарганнар.  Көненә бер буханка кара ипи биргәннәр. Сугыш беткәннән сон,  тыл батыры  тракторда да эшләгән әле. “Аннары түзмәдем, җәяүләп Сабага  чыгып  киттем. Аякта –  резин галош, өстә  бер кат  күлмәк.  Сабага кергәндә  авыл  башында капка төбендә  ике  карчык сөйләшеп утыра. Яннарына   килдем дә, әбекәйләрем, мин эш  эзләп  чыктым,  кая барыйм,  дип сорадым.  Кайда  хезмәт  авыр, шунда эш бар, диделәр. Үзем белән бер хатынны да иярткән  идем. Башта май заводына кердек. Кеше кирәк түгел, диделәр. Киттем пекарняга, рәхмәт төшкере, анда  алдылар. Аллага  шөкер, туктаусыз  15  ел эшләдем. Аннары май заводына  күчтем. Монда да бер минут тик торасы түгел.  Сепаратор белән сәгатенә 1000 литр сөтне эшкәртә идек. Җәен сөтне суыту өчен  елгадан боз  чабып, аны сәнәк белән тартып чыгарып,  ташып әзерләп  куя идек. Кара эштән курыкмадым. Илле  ел стажым бар”,– дип  сөйләде Тәгъзимә әби. Сабага күченеп килгәч,   фатирда  торган елларын, Төбәктән  өй алып  кайтып  салуларын да, үз  янына  алдырып 25  ел әнисен тәрбияләвен дә искә  алды. Күп еллар эшләгәне ѳчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.  Тормыш иптәше Мофаззал белән өч ул үстергәннәр. Хәзерге вакытта  улы Рәис, килене Гөлнәзирә  тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев