Ике басу Арташта чыккан янгында гаражга ут капкан
20 июнь көнне 15:30 сәгатьләр тирәсендә Ике басу Арташ авылында янгын чыккан дигән хәбәр алына.
Күрше авыл халкының бердәмлеге һәм якын- тирәдәге ДПО, Саба янгын сүндерү часте командалары ярдәмендә янгынны зурга җибәрмичә сүндереп өлгерәләр. Гаражга зур зыян килә. Өй һәм сарайларга ут үрелми кала. "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклавыгызны сорыйбыз" - дип хәбәр итә Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев