Икшермәдә кукуруз курганнары
Районда әлеге культурадан 128802 тонна силос салынган
Районыбыз кырларында соңгы культураларның берсе – кукуруз уру дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруздан терлекләр өчен менә дигән сусыл азык – силос салына. Һава шартлары да игенчеләр өчен уңай тора. Техника сынатмасын да, йөртүчеләре арып-талмасын.
Мисалга, агымдагы атна башында “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында аеруча җитештерүчән эшләделәр. Бер көндә 30 гектардан 1050 тонна кукуруз массасы кайтардылар. Барлык әзерләнгән силос 14420 тонна тәшкил итә. “Без быел кукуруз мәйданнарын 100 гектарга арттырып, 500 гектарга җиткергән идек. Шуңа хезмәте дә күбрәк. Гектарыннан 380шәр центнер тирәсе чыгып бара. “Каскад-195” сорты – 390, “Эмелин” гибриды 450 центнер уңыш бирде. Сенажны 9 мең тоннадан артык тупладык. Шуларны бер баш шартлы терлеккә бүлсәк, 36,9 центнер азык берәмлеге туры килә. Әмма эш азыкның күплегендә түгел, булганын дөрес итеп ашата белергә кирәк. Балансланган рацион булдырганда гына сөт арта. Хәзерге вакытта савым сыерларына 45 кило сыйфатлы азык бирелә. Нәтиҗәдә сөтне былтыргыга караганда көнгә 5200 килограммга күбрәк сатабыз. Ягъни 2023 елда көнгә барысы 22500 килограмм сөт саткан булсак, хәзер 28300 килограммга җитте. Сату бәясе дә әйбәт, шуңа җитештерүне бер дә киметәсе килми”, – диде хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин.
Кукурузның терлекчелекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Әлеге культураның туклыклылыгы составындагы крахмал белән билгеләнә. Составына кукуруз кергән азык катнашмасы һәр сыерның сөтен 1-2 литрга арттырырга мөмкин. Хуҗалыкта 30 сентябрь көнне урылган массадагы крахмал микъдары 32 процентка җиткән. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Шулай итеп, бүген "Мөхәммәтшин" һәр сыердан тәүлегенә 35,9 литрдан артык сөт савып ала. Югары җитештерүчәнлек механизаторны да, тирес чыгаручыны да – барысын да кызыксындыра. Шулай булмыйча, продукциягә карап премия алалар бит. “Әйтик, көнгә 26 тонна сөт сатсак – хезмәт хакының – 10, 28не тапшырсак 20 проценты күләмендә өстәмә түләнә. Инде сатуны 30 тоннага җиткерсәк, 30 процент буласы. Хәзергә бу күрсәткечкә чыга алмыйбыз. Премия һәркемгә каралган, чөнки барысының да өлеше кергән. Исәпләп карасак, айга 70 мең хезмәт хакы икән, кварталга 40 меңнән артык премия килеп чыга. Әмма бер ягы бар: дисциплина бозулар булмаска тиеш. Әлегә премиясез калган эшче юк. Һәркем үз вазифасын төгәл башкара. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагында 65 мең иң югары хезмәт хакыдыр инде“, – ди Зөфәр Зиннәт улы.
Игенчеләрнең булсынга дип йөргәннәренә хәзерге хезмәт урыннары булган кукуруз кырында да инандык. “Ягуар” азык уру комбайнының берсе аз гына чыгымчылап алган иде, барысы да шунда ашыкты. Комбайнчылар Илшат Хәйруллин, Фирдүс Нәҗметдинов өзеклекләргә юл куймыйча эшли. Кукурузны комплекс янына “КамАЗ” шоферлары Фәрит Мөхәммәтҗанов, Айрат Хәмитов, “ГАЗ-53”дә Галинур Ногманов, тракторчылар Ирек Закиров, Рафаэль Закиров, Ренат Сәетгәрәев, Илдус Хәйруллин, Раиф Давытов, Ренат Хәмитов ташый. “Өлгермәсәк, “Т-150” белән Илфат Ибраһимов та ярдәмгә килә. Үзем кичә 19 рейс ясадым, үткән юл 135 километрга җыелды. Ташучы 9 техника бар, менә шуннан чамалагыз инде комбайннарның ничек эшләгәннәрен”, – ди җәен ашлык суктырып, хәзер “КамАЗ”га утырган Айрат Хәмитов.
Яшел массаны комплекс территориясенә җир өстенә курган итеп өяләр. Инде полиэтилен белән капланып өстенә балчык түшәлгән курганның озынлыгы 500 метрдан арткан. Болай эшләүнең чыгымнары арта, әлбәттә. Хуҗалык җитәкчесе алга таба яңа траншеялар ясауны бурыч итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев