Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр авылында Гошер сәдакасы җыйдылар

Гошер сәдакасы ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака дип аңларга кирәк.

Гошер сәдакасы түләнергә тиешлеге турында Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә дә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” диелә анда.

Җәлил хәзрәт гошер сәдакасын зәкятнең бер төре булып санала, ди. “Гошер җирдә үскән игеннән, башка уңыштан чыгарыла. Су сибеп үстергәннең 20дән бере, яңгыр суы белән үскәненең 10нан бере бирелергә тиеш”, - ди хәзрәт. 

Быел да бердәм рәвештә Иләбәр авылында Гошер сәдакасы җыйдылар.  Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев