Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәрдә яшәртүле яшәү көче бар

Автомобиль юлы буйлап район үзәгеннән төньякка таба чыгып китсәк, безне иң элек Иләбәр авылы каршы алыр. Перспективалы торак пунктларның берсе ул. Язма китапларда XVII гасыр башыннан билгеле. Атамасының килеп чыгышын профессор Гомәр Саттаров “Саба районы авыллары исемнәре” дигән хезмәтендә мәҗүси кеше исеме Иләбәр белән бәйләп аңлата.

 Риваятьләр буенча, имеш, бу урынга чирмешләр тормыш кору өчен килсәләр дә, аларга биредә төпләнергә рөхсәт бирелмәгән. Шулай да, ниндидер сәбәпләр аркасында, Илабар исемле чирмеш китмәгән, шушы урында яшәп калган. Гомумән, урыны күчмә тормыштан утрак көнкүрешкә күчү өчен бик уңайлы. Каршыда гына Калатау, Мишә елгасы ага, елга ярларыннан чишмәләр саркып чыга. Шуңа да авылда халык саны тиз арта: 1782 елда 52 ир-ат булса, 1859 елда 294кә җитә. Хәзер Иләбәрдә 212 йортта 545 кеше яши.  Авылның перспективасында сәнәгать тармагының да зур йогынтысы сизелә.  Узган гасырның 50-60нчы елларында Иләбәрдә җитен заводы эшли. Анысын өлкәнрәк буын яхшырак хәтерли.

Гомер буе көтеп яши

Балачагы шул чорга туры килгән Рузилә Вәлиева да җитен орлыгы ашап йөргәнен онытмаган.

“Без кечке­нә чакта Иләбәр бер озын урамнан гына тора иде. Авыл яныннан Әби патша юлы үтә, чәчәкле болын, без шунда мәтәлчек атып уйный  идек. Эш тә куштылар. Безгә машина белән китереп бушатылган җитенне кар өстенә җәйдерәләр, шуны таптый һәм  көл­тәли идек. Заводта аннан  сүс ясадылар. Эшчеләр киртә белән әйләндереп алынган  агач баракларда яшәде. Мишә буенда тегермән һәм пекарня эшләде. Ипине килолап үлчәп саталар һәм ул бик тәмле иде,– дип искә ала ул.

Мәктәп тәмамлагач, Рузилә Вәлиева Казан фармацевтика училищесында укый һәм Башкортстанның Хәйбулла районы Ивановка авылына эшкә җибәрелә. Бер елдан туган ягына кайтып, Фәрит исемле егет белән гаилә кора. Өч ул үстерәләр. Барысы да армиядә хезмәт итә. Олысы Нияз хәрби бурычын “Кайнар ноктада” – Дагыстанда үти һәм 6 ай буе бернинди хәбәре булмый. Ана кеше борчылып ут эчендә яши. Менә шул улы 2022 елның җәендә үзе теләп махсус хәрби операциягә китеп бара.

“Миңа берни әйтмәде. Ана  күңеле  сизә бит. Бу шунда  китәргә  йөри дип уйладым инде. Армиядә чакта 6 ай билгесезлектә яшәтте. Хәзер кабат ут йотам. Киткәненә 9 ай булды. Берәр кеше өйгә  йөгереп керсә дә, нинди хәбәр әйтер дип шомланам. Гомер буе көтеп яшәргә калган, ахрысы. Шулай язгандыр инде. Әле уртанчысы Рузалимны да комиссариатка чакырып  йөрттеләр. Ул да террорга каршы операция барган Моздокта хезмәт итте бит, хәрби тәҗрибәсе бар. Ана  йөрәгенә түзәргә кирәк бит”, – ди ана кеше. 

 Башкортстаннан кайткач, Рузилә Шәмәрдән аптекасына фармацевт булып урнаша. Йөреп эшләве кыен булгач, хезмәт юлын туган авылында дәвам итә.

“Лаборант та булдым, эретеп ябыштыру аппараты белән дә эшләдем. Хезмәт стажым 36 елга тулды. Улларым башка чыккач, дала кадәр өйдә берүзем яшим. Иләбәрне бик яратам. Узган ел урамыбызны асфальтладылар, яңа урамнар барлыкка килде. Балаларыбыз гына исән-сау булсын”,– ди ул.

Ә күңелендә: ”Улым ниләр эшли икән? Җылымы, салкынмы икән анда? дигән уйлар ташкыны.

 

Көрәшчеләр үстергән ана 

1937 елда Иләбәрдә МТС төзелә. 1919 елның язгы ташу чорында данлыклы Азин дивизиясенең бер часте Эзмә авылында берничә көнгә тукталыш ясаган була. Шуны искә алып, станциягә Азин исеме бирелә. Тагын 30 елдан соң аның базасында мелиорация станциясе “ПМК-12” оешмасы эшли башлый. Тимер-бетон эшләнмәләр дә (ЖБИ) чыгарыла. Эшчеләр өчен йортлар салына. Менә шул йортларның берсенә Фалиянур һәм Гыйльмулла Галиевлар да кайтып урнаша.

“Мин үзем Сәрдә авылы кызы,– дип искә ала Фалиянур апа.– Җиде сыйныф белем алгач, Лаешта бер ай урман кистем. Эшли бу бала, тырмаша, диделәр. Кайтышыма фермада маллар көтеп тора икән. Сигез ел сыерлар саудым. Әтисез үстем, сугыштан кайтмады. Аны фронтка төрмәдән алып киткәннәр. Ат арбасына бер сәнәк печән салган булган. Сыерга түгел әле, аты өйләдә ашап торсын өчен. Шуны күргән бер әби кеше Габдулла печән урлаган дип конторга барып әйткән. Әтине кулга алганнар. Әни дә вафат булгач, авылдан чыгып киттем. Свердловскига барып хәрби юл салдык. Ялга кайткач, кире китмәдем, Казандагы итек фабрикасында өч ел эшләдем. Авыл Сабантуенда бергә укыган Гыйльмулланы очраттым да, чәчләр чәчкә бәйләнде. Ул да читтә йөреп, чирәм җирләр эшкәртеп кайткан егет иде. Мин авыр хезмәт башкардым. Бетон изеп, блок-плитәләр ясадык. Матур яшәдек, 3 ул үстердек. Аллага шөкер, барысы да бик тәртипле булды. Киленнәрем дә бик әйбәт. Биш оныгым, 4 оныкчыгым бар”,– дип сөйләде әле генә 85 яшен тутырган хезмәт ветераны.

 

 Көчле булдылар, дигәч, данлыклы көрәшчеләр Галиевлар турында сүз барганлыгын чамалагансыздыр.  Аларга күршеләре Бәдыйк кереп, малайларны, әйдә, кайсыгыз көчлерәк, дип дәртләндерә торган була. Менә шуннан соң тотыналар Айдар белән Хәйдәр идәндә әүмәкләшергә. Әтиләре дә таза беләкле була. Көрәшеп үсүнең нәтиҗәсе шул: Айдар – 9 тапкыр район Сабантуйлары батыры, Муса Җәлил турнирын откан, Россия ярышларында 2нче урынны алган спортчы. Уртанчысы Хәйдәр – авыл Сабантуйлары батыры. Азат турында әйткән дә юк. Титулларына  килгәндә, Россия чемпионы, 2 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе булды.

 Фалиянур апа газета-журналлар укырга ярата, район газетасын “Колхоз байрагы” дип аталган вакыттан бирле алдыра икән.

“Сәрдә турында  язганыңны 4 тапкыр укыдым. Туган авылым бит. Әле Сәрдәдән хәлемне белергә чордашым килгән иде. Шул алып китте ул газетаны. Безгә кеше керсә, район газетасы алалармы –иң элек шуны белешәм. Күбесе алдырмый, ә үзләре миннән газета сорыйлар. Пенсияне биреп торалар бит, язылырга була”,– ди ул.

 

Эш урыннары – “Игенче”

Иләбәр авылында яшәүчеләрнең төп хезмәт урыны “Игенче” хуҗалыгы дисәк, ялгышмабыз. Шуларның берсе – Каюмовлар гаиләсе. Дамирның әтисе Вәгыйз дә гомере буе терлекчелектә эшләде. Культуралы көтүлектә маллар йөртте. Вафат булганына 15 ел узган. Дамир исә мәктәптән үк тракторчы таныклыгы алып чыкканнан бирле техникада эшли. Соңгы өч елда кукуруз игү звеносы җитәкчесе.

“Кырга чыгарга сигнал булуга, эшне җирләрне тырмалаудан башлыйм да, чәчүгә кереп китәм. Былтыр кукуруз чәчәргә яңа агрегат кайтты. Күпьеллыклар өлгергәч, “Крон” белән печән чабам. Кышларын “МТЗ-1221” белән урамнарда кар көрим. Эшсез торган юк, тракторчылар болай да җитми”,– ди Дамир.

  Гүзәл Каюмова Олы Кибәче авылында урта мәктәп тәмамлагач,  2002 елда фермага эшкә килә.

2005 елда Вәгыйз белән гаилә коргач, эшен “Игенче” предприятиесендә дәвам итә. Башта 200 баш сыерга исәпләнгән сөтне үткәргечкә саусалар, 2021 елда “Делаваль” заллы яңа торакка күчтеләр. “Аермасы бик зур. Хезмәттәшләрем  белән бик тату эшлибез. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында бирәләр, эш шартлары уңайлы”,–ди ул.

 Олы улы Илнур да аграр көллиятне тәмамлагач, “Игенче”гә яшь белгеч булып кайтткан. Хәзер “КамАЗ” машинасы биргәннәр үзенә. Бер үзенә ике техника. Уртанчы уллары Альмир да, 9да гына укыса да, “Игенче” хоккей  командасында уйнап, хуҗалыкның спорт тормышында катнаша. Кызлары Алия башлагыч сыйныфта белем ала. Каюмовлар 2019 елда  яңа йорт салып чыкканнар. “2012 елда үз  көчебез белән тотынган идек. 2014 елда түбә астына керттек һәм  хөкүмәт ярдәме белән эшләп бетердек”,– ди Гүзәл. Хәзер ул отпускада һәм шуңа декрет ялы да кушылып китәргә  мөмкин. Гаиләләрендә ишәю  көтелә. Димәк, Иләбәрдә балалар саны артачак.

 

Мал асрап көн итәләр

 Иләбәр – Эзмә авыл җирлегендә халыкның эшлеклелек  активлыгы югары булган торак пункт. Биредә мебель дә ясыйлар, бытбылдык та үрчетәләр, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, автосервис хезмәте дә күрсәтәләр, шәхси ярдәмче хуҗалык та алып баралар. Пенсия яшендәге Миннислам Хәбирҗанов исә авылда мал-туарны  күп тотучы буларак билгеле. Быел ул 8 баш сыер-үгез асрап чыккан. Терлек азыгын үзе әзерли. Моның өчен 6 гектар ашлык, 2,5 гектар печән җирләре, чүмечле “МТЗ-82” тракторы, “ГАЗ-самосвал” машинасы бар. Авылда иң беренче булып сыер саву аппаратын да ул алган.

“Башка елларны 12-13 мал асрап чыга  идем. Сәламәтлек какшагач, баш санын киметтем. Әмма сөтне киметәсе килми. Костер үләне ашатып кына  продукция артмый.  Шуңа рационга  кукуруз да өстим. Көндәлек  25   чиләк  су гына ташырга кирәк. Мәшәкате күп, тик тә торасы  килми”,– ди Миннислам.

Терлекләрне хатыны  Фирәүзия белән  карыйлар,  сыерларны  өч тапкыр  савалар. Күпме  сауганнарын ЛПХ хуҗасы әйтмәде, күз  тиюдән  курка. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев