Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиләклекне эшкәртергә соңламагыз!

Бакча җиләгенең (халык телендә ви­ктория) ремонтант булмаган сортлары уңыш бирүен тәмамлады.

Бакча җиләгенең (халык телендә ви­ктория) ремонтант булмаган сортлары уңыш бирүен тәмамлады. Әмма ул үскән түтәлләрдә эш бет­те, дияргә ашык­мыйк әле. Киресенчә, биредә ничаклы җитезрәк кылансак, киләсе елда уңы­шыбыз шулкадәр мулрак булыр.

Розеткаларны теләсә кайсы төптән сузылган мыекчадан алырга ярамый. Ул бары тик быелгы җәйдә әйбәт уңыш биргән ана үсемлектән генә кисеп алынырга һәм кимендә өч- дүрт яфрагы, әйбәт үскән тамырлары булган хәлдә черемә, комплекслы ашлама, көл кертеп, берничә көн алданрак казылган, әйбәтләп сугарылган, соңыннан төбе мүлчәләнәчәк ояга 2-3 данәдә, рәттәге үсемлекләр араларын кимендә 30- 40 см, рәт араларын 50-60 см калдырып күчереп утыртылырга тиеш. Яшь үсентеләр кызу кояшта сулмасын өчен, өсләренә 17 ммлы ак төстәге тукылмаган материал тарттырып куябыз. Суны шуның өстеннән генә сибәргә дә ярый.

Быел җиләк биргән тү­тәлнең үзен нишләтергә, дигән урынлы сорау туа. Әгәр үсемлекләргә биш- алты яшь булса, аларны кызганмыйча казып ташлап, сабакларын яндырырга яки компост өеменә илтеп салып, өстенә известьле су сибәргә кирәк. Туфракка черемә, көл сибеп, түтәлгә рапс, гәрчич, фацелия, вика, борчак сыман берәр сидерат культура чәчеп куябыз. Шул рәвешчә, туфракны зарарсызландырабыз, табигый азотка, микроэлементларга баетабыз. Көз азагында бу урындагы үсемлекләрнең сабакларын чабып алып, туфрагын әйләндереп казып, көзге сарымсак, вак чемчек суган утыртып калдырырга була.

Бер шартны онытмыйк: монда җиләк түтәлен бары тик дүрт елдан соң гына ясарга ярый. Гадәттә бакчада бер, ике, өч, дүрт еллык җиләк түтәлләре була. Аларның һәркайсын беркат күздән кичермичә, тиешенчә ашыгыч ярдәм күрсәтмичә булмый. Яшь түтәлләрдәге җиләкләр дә бу чорда, чирле яфракларын кисеп алып, төпләрен утап, йомшартып, черемә, сыек ашлама һәм көл сибеп, рәт араларын казып чыгып, атна-ун көннән соң, нитроаммофоска, азафоска кебек тулы минераль ашлама кертеп калдыруга мохтаҗ. Хәер, соңгы елларда җиләкләргә махсуслашкан аш­ламалар да сатыла. Аларда җиләк үстерү технологиясе таләпләренә туры килүче макро һәм микроэлементлар балансланганга күрә, үсемлекләргә уңай тәэсир итәләр.

Авыл кешеләре тавык тизәген ачытып сибәргә ярата, тамырларны яндырмас өчен 1:15 нисбәтендә су белән сыеклап сибү зарури. әгәр җи­ләк түтәлегез бик күптәнге булмаса, ә яфракларда кызгылт тимгелләр күренсә йә булмаса башка төрле чирләр күзәтелсә, түтәл өстен җирдән кырдырып чабып ташлау ысулын кулланырга, туфракны марганцовка, бакыр купоросы эремәләре белән зарарсызландырырга була. Бу очракта, су сипкәннән соң, тамырдагы запас бөреләр уяна, үсемлек тулысынча яңара.

Түтәлдәге үсемлекләрне күздән кичергән вакытта, беренче чиратта нәр­сәгә игътибар итү мө­һим соң? әүвәле чәчәк сабагын табабыз. Алар берничә булса, бу оя өметле ди­гән сүз. үсентенең үзәгендә үк урнашкан “йөрәгенә” күз салабыз. ”Серд­це­вина”га кагылырга, җи­ләкне күчереп утыртканда яки эшкәрткәндә аны туфрак белән күмдерергә ярамый. Карт яфраклар, чирлеләре, чәчәк сабаклары кисеп алып яндырыла, шул рәвешчә, чирләрдән, корткычлардан арына башлыйбыз. үсемлек төбендәге җирне сай гына итеп, саклык белән йомшартабыз. җиләкнең тамырлары өске катламда гына, аларны рән­җетмәскә тырышабыз.

Җиләк үсентесен зарарсызландыруның берничә ысулы бар. Куе марганцовкалы су белән коендырырга, бер чиләк суга 30 тамчы йод, 5 гр бор кислотасы, 1 литр эремчек суы салып болгатылган эремә сибәргә була. 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе кулланучылар турында ишеткәнем бар. Рәт араларын казып, черемә, компост таратып, көл һәм күп итеп су сибеп чыккач, атна-ун көннән соң түтәл күзгә күренеп яшәрә, яңа яфраклар ясала башлый. Иң мөһиме бу чорда киләсе ел уңышына нигез салына. Кара көзгә кергәнче түтәл мөлдерәп торсын өчен, без әле аны берничә мәртәбә сугарабыз, ашлыйбыз. Сүз дә юк, шактый авыр хезмәт, әмма кыш уртасында тәмле җи­ләкле чәйләр эчкәндә, хуш исле җиләк бөккәннәре пешереп ашаганда, бу мәшә­катьләр тәмам онытыла, күңелдә канәгатьлек хисе һәм сөенечләр генә кала.

 

 

Татарастан яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев