Илле центнер да чик түгел
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне көзге кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелә. Районыбыз игенчеләре һөнәри бәйрәмгә 87 мең тонна уңыш белән килә. Бу – бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектардан уртача 36,3 центнер (республика буенча 35,4 ц.) ашлык җыйналган дигән сүз. Күрсәткечләр хуҗалыклар буенча алганда төрлечә булды. Ә иң югары уңышны “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында үстерделәр.
Иске Икшермә ягы туфрагы һәр гектардан 50,5шәр центнер бәрәкәтле бөртек белән куандырды. Шушы югары күрсәткеч район игенчелеге тарихында беренче тапкыр. Моңа ничек ирешелгән, әллә Икшермә якларында яңгыр күбрәк яуганмы – бу сорауны хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшинга бирдек.
– Яңгырга килгәндә, бездә явым-төшем азрак та булды әле,– диде Зөфәр Зиннәт улы.– Югары уңыш алуның төп сәбәбе, без туфракка ашлама кертүне нык арттырдык. Узган ел гектарына тәэсир итүче матдәләрдә 123 килограмм ашлама керсә, быел 160ка җиткердек. Шулай ук органика да җиргә шактый күләмдә кертелде. Икенчедән, ел саен җир эшкәртүче тагылма техниканы нык яхшыртабыз. Нәтиҗәдә орлык тиешенчә әзерләгән туфракка күмдерелә. Кеше факторы да зур роль уйный, бездә эленке-салынкы йөрүчеләр юк. Шушы факторлар безгә быел игеннәрдән 50 центнердан артык уңыш алуны, тулай җыемны 55 мең центнерга җиткерү мөмкинлеге бирде. Былтыр әлеге күрсәткечләр 50 мең һәм 45 центнер иде. Ашлыкны җыйнап алуны өч комбайн белән башкарып чыктык. “Акрос”та Айрат Хәмитов (сез аны фотода күрәсез. Универсаль механизатор хәзер комбайнны тракторга алыштырды), 20 мең центнердан артык бөртек суктырып, районда иң яхшы күрсәткечкә иреште. Тагын бер “Акрос” хуҗасы Рәис Шакиров та аннан аз гына калышты. “Дон” комбайнында Хәмит Галиев та урак башыннан кырда булды. “Акрос”лардан ашлыкны “КамАЗ”да Миннәхмәт Закиров, “Дон”нан “ГАЗ-53” белән Вагыйз Гыймадиев ташыды. Ындыр табагына кайтканын сушилкалар аша үткәреп, складларга Илнур Заһриев урнаштырды. Ашлыкны күплеген күреп, 15 көн эчендә яңа склад төзедек. Һәр культурага аерым саклау урыны булдыру максатыннан 10 мең центнердан артык ашлык сыйдырышлы тагын бер склад эшләнә. Гомумән, 2020 ел игенчелек өчен иң уңышлы елларның берсе булды. Республика көненә уракны тәмамлау бурычы үтәлде. Сентябрьгә чыкканда барлык җирләрне эшкәртеп тә бетерә алдык.
– Илле центнерлы уңыш киләсе елларда кабатланырмы?
– Безне күбрәк тулай җыем кызыксындыра. Әйтик, 1997 елда амбарга кайткан ашлык 73,6 мең центнерга җиткән иде. Дөрес, ул елда бөртекле культуралар мәйданнары күбрәк, уртача уңыш, ялгышмасам, 48 центнер иде. Быел урак алдыннан хәйран гына участокларны боз да сугып китте. Арпа, көзге бодай коелган мәйданнар булды. Димәк, 50 центнерның чик түгел икәнен әлеге күпмедер югалтудан да чыгып әйтергә була.
– Игенчелектәге югары күрсәткечләр терлекчелек тармагында быел ук уңай чагылырмы?
– Чыннан да, бездә ашлык маллардан мул продукция алуга тотыла. Рационда фураж артса, бозаулар тизрәк үсеп, сөт бирә башлый. Ашаган малда өмет бар, диләр. Инде барлык төркемнәрдә бозаулардан бер килодан күбрәк артым алу дәрәҗәсенә чыктык. Робот фермасында сыерлар – 32,5 литр сөт бирә, “Делаваль”дә әзрәк – 25 литр. Көн саен 16,5 тонна сөт сатабыз. Гомумән, акча терлекчелек продукциясе сатудан керә. Бездә финанс проблемасы юк. Быел 30 миллион сумлык төзелеш эше алып бардык, 20 миллионлык техника сатып алдык. Нәрсәгә тотынсак та, барысы да яңа. Кредитка да, лизингка да түгел, үзебезнең акчага. Хәзер киләсе ел өчен ашлама алып калырга, кыш буена җитәрлек ягулык туплау турында уйлыйбыз. Хезмәткә түләүне дә уртача 7 мең сумга арттыра алдык, ягъни уртача 36,5 меңгә җитте. Шунысы кызганыч, күпме генә хезмәт хакы түләсәң дә, сыер савуга алынучы юк. Менә монысы әлегә җитди проблема булып кала.
– Хуҗалыкта эшләүчеләргә бәйрәм теләкләрегез.
– Хезмәтләре куаныч китерсен дә, шуның игелеген күрергә язсын. Һәрберсенең йортында тынычлык, муллык булсын. Барысына да аяз көннәр, сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмне соңрак – ноябрь аенда билгеләп үтәчәкбез.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев