Илмира Гыймаева: Күңеленә барча җиһан сыйган
Шагыйрә, биш китап авторы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Илмира Рәшит кызы Гыймаева (Сираҗиева) бу көннәрдә гомер бәйрәмен билгели.
Шекше авылында туган кыз сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, Казан педагогия училищесында укып, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” белгечлеге ала. Туган авылында ясле-бакча мөдире булып эшли, Саба гимназиясендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Саба районында “Ел укытучысы”конкурсында лауреат исеменә лаек була. Читтән торып Казан педагогия институтын, Киров өлкәсенең Савали политехник техникумын тәмамлый. Хәзерге вакытта “Сабагаз” идарәсендә эшли һәм армый-талмый иҗат итә. Төрле елларда “Мин яшим”, “Соңармаска иде”, “Диңгез кебек безнең күңелләр”, “Гомер тавы”, "Шаян җиләк" (балалар өчен) китаплары басылып чыга. Аның шигырьләренә 70тән артык җыр язылган. Илмира "Болгар радиосы" милли премиясе, "Яңа татар җыры" бәйгесенең "Балалар җыры" номинациясендә III дәрәҗә премия лауреаты, "Ел хатын-кызы бәйгесе"нең "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә республика күләмендә җиңүче. Тормышны, газиз аналарны яратучы бик нечкә күңелле шагыйрәбезне, газета хәбәрчебезне юбилее белән тәбрикләп, озын гомер, иҗат уңышлары, яңа китаплары белән сөендерүен телибез.
ӘНИ
Кочагыма кереп бетте әни,
Сабый бала кебек елышты.
Тыңламыйча аккан күз яшьләрен
Яшерергә үзе тырышты.
Йомгак кебек кенә калган гәүдә
Оялып кына изри кочакта.
Күпме җылы һәм наз! Чын ярату
Әни дигән изге йомгакта.
Озаграк иркәлисе килә,
Битләреннән килә үбәсе.
Әнием, җаным, иң кадерлем диеп,
Иңнәреннән килә сөясе.
Тик оялдырта. Гаепләрләр кебек.
"Кылана да инде!"- диярләр...
Гомер үтте шулай наздан
куркып,
Сөйләсәләр әйдә сөйләрләр -
Алам әле, әни, кочагыма,
Әйтәм әле матур сүзләрем.
Инде, әнә, бәйдән ычкынгандай,
Күкрәгемә менде йөрәгем.
Төер әрсезләнә тамагымда,
Әчеттерә күзне үткәннәр.
Кузгалды ла бүген күңелемдә
Гомер буе саклап йөрткәннәр.
Балачак та анда, яшьлек тә бар,
Бәхет-кайгы. Өшү-янулар.
Өмет тулы алсу таңны куып,
Җан әрнетеп кояш баюлар.
Барсы да бар, әни! Ничек түздең?!
Кайдан алдың икән сабырлык?!
Мин әйтәсе сүзләр нәрсә инде...
Ни әйтим соң таңнар
калырлык...
Юктыр ул сүз! Әле табылмаган
Әниләргә әйтер ул сүзләр!
Әле табылмаган Ана хакын
Хаклап яшәр өчен зур эшләр.
Безнең гамәл, безнең наз, рәхмәтләр
Тузан бөртегедәй бик нәни...
Безгә тормыш биргән фәрештә син!
Әниебез! Әнкәй! И, әни!
Кочагыма кереп бетте әни!
Үзе "кыланма.." дип орышты...
Балаларың бүген сабыйсынып
Күңел кочагыңа елышты…
Ялгыз торна
(Булган хәл)
Саимәнең күзенә йокы кермәде. Нәрсәгәдер күңеле тынычсызланды. Йөрәге дә үзен сиздереп куйды. Башына бер-бер артлы әллә нинди уйлар килде.
Тып-тыныч. Кечкенә өстәл сәгатенең генә каядыр ашыккан сыман нидер текелдәве вакытның таңга авышканын сиздерә иде. Таң алдыннан гына йоклап китте Саимә. Әллә төш, әллә саташу булды, мәрхүм ире Рәшит каршына килде дә: “Әби, теге торна тагын кайткан бит”, – диде. (Алар бер-берсенә якын итеп “әби”, “бабай” дип эндәшәләр иде).
Әй, моңсу булып атты ла бүген таң! Саимә чәй дә эчеп тормыйча, ишек алдына чыкты. Аның күңеле нигәдер урман буендагы “Мүк сазлыгы” на ашкынды. “Бабай язны, бозлы ташкыннарны ярата иде. Язның матур килүенә сөенеп төшемә кергәндер”, – дип уйлап куйды ул.
Тау битләре дә кардан ачылган икән. Әле анда, әле монда ямау шикелле генә урыннар күренгәли. Үзе тирә-юньне күзәтте, ә колагында иренең әйткән сүзләре кабатланды:”Торна тагын кайткан, тагын кайткан...” Булмас ла, ничә еллар үткән. Саташу гынадыр...
...Яз саен парлап кайттылар торналар. Зәңгәр күктә әйләнгәләп йөрерләр иде дә, урман буендагы мүк сазлыгына төшәләр иде! И, аларны күзәтеп торсаң! Таш бәгырьлеләрнең дә күңелләре эрер иде. Әнкә торна горур басып тирә-якны күзли. Әткә торна аны канатлары белән коча, сөенеченнән тыпырдап биеп куя...
Әлеге серле гүзәллеккә ямь биреп, нәни торналар туды. Торна гаиләсе соңгы көз җитеп, салкыннар башлангач кына җылы якка китә иде.
Ә бер язда авылны мылтык тавышы тетрәндерде. Күңеле сизенгән Рәшит: “Әби, ишеттеңме, әллә...” – дисә дә, уен кычкырып әйтеп бетермәде. Туп-туры “Мүк сазлыгына” йөгерде. Саимә: “Булмас ла, кемнең кулы барыр икән?” – дип үз-үзен тынычландырып калды.
...Ул елны әткә торна юлга балалары белән генә кузгалды. Һай, озаклап әйләнде инде авыл өстендә! Кешеләр, бүтән кайтмаска рәнҗеп китә, диделәр. Сабый балалар аларның сүзләрен эләктереп алып: “Торнакай, безнең авыл халкына рәнҗемә. Синең парыңны күрше авыл кешесе атты. Ә без сине бик-бик ярата идек, безгә рәнҗемә, яме”, –дия-дия торналар киткән якка кул болгадылар. Аңлагандыр торна. Шулай булмаса, ул сөйгән пары мәңгелеккә калган урынга яз саен әйләнеп кайтмас иде. Шул урында оя корды, җәйне ялгызлыкта, моңсулыкта үткәрде. Көтүчеләр, табигатькә ял итәргә килүчеләр дә ялгыз торнаны күреп, танып кайттылар. Кошларның бер-берсенә булган тугрылыгы авыл халкын таң калдырды.
...Торыйк-торыйк...Чү, әллә саташумы? Саимә күккә күтәрелеп карады һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Мүк сазлыгы өстендә ялгыз торна оча иде. Димәк, бабай дөрес әйткән. Әткә торна сөйгән парын югалткан урынга быел да әйләнеп кайткан. Ләкин бу юлы җиргә төшмәде ул. Түбәннән генә биш-алты әйләнде дә, авыл өстендә җан әрнеткеч моңсу тавыш калдырып, очып китте. Торыйк-торыйк... Һай, җаным! Бигрәкләр дә дус,тату идегез шул. Менә син аларны кошлар гына, диген.
Ялгыз торна тәмам күздән югалганчы күккә карап торды Саимә. Әйтерсең лә, торна киткән яктан кайтаваз булып җыр ишетелә иде:
Торыйк-торыйк. Мәңгегә хуш
Сөйгәнемне алган җир!
Ничә еллар сагыш яшем
Туфрагыңа тамган җир.
Торыйк-торыйк, һай, кешеләр,
Кошлардай саф булыгыз.
Сынмасын пар канатыгыз,
Өзелмәсен җырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев