ИМИН ЭШ - ГОМЕР КАДЕРЕ
Халыкара хезмәтне оештыру һәм халыкара профсоюзлар хәрәкәте инициативасы белән 2003 елдан эш урынында һәлак булган яки зыян күргән эшчеләр истәлегенә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә.
Быел ул ”Хезмәтне саклау: яшь эшчеләр аеруча начар сакланучан” девизы астында уза. Барыбызга да аңлашыла, имин эш урыны булдыру – бик мөһим чара. Ләкин икенче яктан, әлегә берни дә булмаганда ул беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле дә түгел кебек. Шуңа күрә хәзерге финанслау шартларында бу юнәлеш аз якланган килеш кала.
Ә кешеләр бәхетсезлек очракларына юлыга тора. Әйтик, 2017 елда республиканың АПК тармагында 3 кешенең үлеме теркәлгән, 6 кеше авыр имгәнү алган. Алты очракның берсе безнең районда булды: “Сатыш” җәмгыятендә 1978 елгы слесарь аягын тирес чыгару транспортерына кыстырып, 210 көн хезмәткә яраксыз йөрде, аксак калды. Сер түгел, кайберәүләр еш кына куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен санга сукмыйлар, имгәнгәч инде соң була.
Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклауның әһәмияте тагын да арта. Монда “кеше факторы” зур роль уный, шулай ук эшне дөрес оештыру да мөһим. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы, хезмәтне саклау инженеры Раиф Харисов әйтүенчә, төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе 12-16 мартта “Сатыш” җәмгыятендә шушы мәсьәләдә укулар үткәргән. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, урта звено җитәкчеләре – барысы 153 кеше белем алган һәм билгеле үрнәктәге таныклыкка ия булган. “Хезмәтне саклау – бик колачлы эш сораучы өлкә. Авыл хуҗалыгында 100дән артык инструкция-инструктаж гына бар. Таныклык алучылар һәр хуҗалыктан 3тән дә ким түгел һәм хәзер алар башкаларны укыту өчен комиссия төзергә хокуклы. Ягъни АПК тармагындагы 2159 кеше һәр эш төре буенча инструктаж үткәнчегә кадәр хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы буенча укыган булырга тиеш. Бу мөһим таләп итеп куела. Механизаторга паркта триммер белән үлән чабарга кушыла икән, аның шушы техника белән эш итүгә инструктаж үткән булуы шарт. Андый-мондый хәл булса, штрафлар китәчәк”,– дип аңлатты Раиф Харисов.
Яңа эшкә килгән яшь механизаторларга аеруча контроль мөһим. Егетләр 17 яшьтән авыл хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга утыра алса, 130 артык ат көчле техникага 18 яшь тулган булуы кирәк.
Бүлек башлыгы эш урыннарын аттестацияләү, хәзергечә әйтсәк, хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) юнәлешендә башкарасыларны да билгеләп үтте. Эшләү барышында хезмәткәрләр өчен куркыныч һәм зарарлы мохит факторларын ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән процедура 2014 елдан башлап алып барыла. АПКда хезмәт шартларын бәяләүгә “Игенче” җәмгыятендә җаваплы карыйлар. Биредә 187 урынының 179ы аттестацияләгән. Кайбер хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч 23-30 процент кына. Бу чара түләүле. Әмма “эштә барысы да, шул исәптән фаҗигаләр дә була” дигән акланулар кабул ителми. Имгәнүләрнең күпчелек өлеше җитештерү чыгымнарын киметергә тырышуы белән бәйле. Кеше гомере барыннан да кадерле булырга тиеш.
2018 елда АПКда хезмәтне саклауга 6,189 миллион сум акча тотылган. Бер эшчегә 2866 сум туры килә. Махсус киемнәр алуга – 4,523 миллион, шәхси саклану чараларына 534,5 мең сум сарыф ителгән.
Фото: https://pixabay.com | skeeze
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев