“Имин тәгәрмәч” бәйгесенең район этабында җиңгән балалар “Дзержинец” балалар лагеренда ял итә
Дзержинец” балалар лагеренда “Шәһәр иминлеге” профиль сменасы старт алды.
“Дзержинец” балалар лагеренда “Шәһәр иминлеге” профиль сменасы старт алды. Тантаналы линейкага республиканың барлык районнарыннан 200дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторлары җыелган иде. Чара чарага әләмне балалар виртуоз рәвештә велосипедларда чыгардылар. Яшь инспекторлар алдында ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Алексей Пономарев һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директорының беренче урынбасары Әнәс Адыев чыгыш ясады. Спортчы каратистлар көрәш элементлары күрсәттеләр. Воҗатыйлар берничә көн эчендә ЮИДчылар белән танышып кына калмаганнар, араларында талантларын төрле ярышларда, конкурсларда күрсәтәчәк балаларны да ачыкларга өлгергәннәр. “Дзержинец” сәламәтләндерү лагеренда профиль сменасы 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Ял итүчеләрнең барысы да “Имин тәгәрмәч” бәйгесенең район этабында җиңгән балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев