Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иминлек каешен эләктерми йөрүчеләр, кагыйдә бозучы җәяүлеләр дә бар әле

“Тоннель” һәм язгы каникул чарасы узды

  Март аенда  ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Г.Закиров урамында 13.30-15.00 сәгатьләрдә  чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Тоташ  тикшерүләр барышында 34 транспорт чарасы тикшерелеп, 8 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыкланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен 4 йөртүчегә  административ  беркетмә төзелде. Чараның тагын бер максаты җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәү фактларын  ачыклау  иде. Урам  аркылы  “Зебра”дан  тыш урыннан чыкканнары өчен 2 кеше җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук  23 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам иткән "Язгы каникуллар!" профилактика  чарасына  да  йомгак  ясалды. Шушы  чорда балаларны махсус утыргычларда  йөртмәгән өчен 7  йөртүчегә 3әр мең  сум  күләмендә штраф  салынды. “Балаһөнәр” проекты  кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсенә Сабабаш, Мичән һәм Олы Арташ мәктәпләреннән укучылар  килеп, автоинспектор һөнәре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев