Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иминлек каешларын тагулары аркасында исән калалар

Узган җомгада районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды.

 

Узган  җомгада  районда балалар катнашында юл-транспорт  вакыйгасы булды. Олы Шыңар  авылында яшәүче  1991 елгы йөртүче  чит ил  машинасында Сабадан Тимершык авылына таба хәрәкәт  иткәндә тиешле тизлек режимын  сайламый   һәм каршыга   килүче транспорт чаралары  өчен билгеләнгән полосага  чыгып, дамба  астына төшеп китә. Салондагы 2018  елгы  кыз һәм 9 яшьлек малай авыр тән җәрәхәтләре  ала. Алар, шулай  ук  йөртүче район үзәк хастаханәсенә  китерелә. Зур фаҗига балалар махсус  утыргычларга беркетелгән һәм иминлек  каешлары  эләктерелгән булулары аркасында  гына  килеп  чыкмый  кала.  

  Куркынычсызлык каешы авариядә була торган зыян күрүне киметү өчен эшләнгән. Ләкин кайбер шоферлар һәм пассажирлар һаман да бу кагыйдәне санга сукмыйлар һәм иминлек каешларын эләктерми йөри бирәләр. Шуны да истә тоту мөһим, куркынычсызлык каешы транспорт чарасының иң нәтиҗәле җайланмасы, ул юл-транспорт һәлакәтләрендә йөртүче һәм пассажирларның имгәнүдән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев