Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Иң яхшы комбайнчы-2023» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

Республиканың авыл хуҗа­лы­гы һәм азык-төлек министр­лыгы тарафыннан игълан ител­гән «Иң яхшы комбайнчы-2023» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Республика бәй­гесендә бар­­лык районнардан 1410 ком­байн­­чы катнашты. Безнең район­нан урып-җыю чорында ашлык  сукты­руда юга­ры күр­­­­сәткечләргә ирешкән биш ком­­байнчы – Ленар Зарипов, Ил­һам Галиев (“Игенче” җәм­­­гыяте), Илһам Миннегулов (“Ныр­­­ты” предприятиесе), Рөс­тәм Газизҗанов, Айрат Гали­мул­­лин (“Саба” җәм­гыяте) иген­­нәрне уруда Азат Вәлиев (“Са­­ба” җәмгыяте) республика кон­­курсында җиңүчеләр дип та­был­ды.  Моннан тыш конкурс­лы сайлап алынучыларның  ае­рым   исемлегендә комбайнчы­лар Ай­­­­дар Нурисламов (“Игенче”), Рә­­­­лиф Шәмсиев (“Сатыш”), Фә­нис Шакиров та (“Шытсу”) бар. Быел республика өчен азык әзер­ләү­нең аеруча мөһим булуын  исәпкә алып, беренче тапкыр үзйөрешле азык җыю комбайннары буенча да номинация кертелде.  Әлеге но­минациядә безнең районнан  җи­ңүчеләр исемлегенә  Хәлил Има­­миев (“Сатыш”), Зөлфәт Мән­­­нанов, Рафис Һадиуллин (“Шыт­­су”), Фәнил Рәхимуллин (“Кур­­сабаш”), Рамил Миңнебаев, Фә­рит Шәрипов (“Саба” җәм­гыяте), Зөфәр Мәҗитов (“Юлбат”), Ил­шат Хәйруллин (КФХ “Мө­хәм­мәтшин”), Ильяс Миң­не­­гулов (“Ныр­ты”), Рамил Кә­римов (КФХ “Әх­мәтов Г.Р.”) кертелгән. Ком­байн­чы-ме­ха­­низаторларга ярыш шарт­ла­­рына  карап, 30, 40 һәм  50 мең  сум  күләмендә премия  кү­че­рел­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев