«Иң яхшы комбайнчы-2024» республика конкурсы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар
Конкурста барлыгы 1434 комбайнчы катнашып, 490 җиңүче билгеләнде.
Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы-2024» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 1434 комбайнчы катнашып, 490 җиңүче билгеләнде. Алар арасында ашлык җыю комбайннарында эшләгән “Саба” җәмгыятеннән Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин (“Джон-Дир”), Илнар Дәминов ((“Нью-Холлланд”), “Игенче”дән Айнур Сабирҗанов (“Акрос-550”), иң күп терлек азыгы әзерләү күләме буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин (“Джон-Дир”), Фәрит Шәрипов, Рамил Миңнебаев (“Клаас Ягуар”), “Юлбат” җәмгыятеннән Зөфәр Мәҗитов (“Клаас-Ягуар”), “Нырты” предприятиесеннән Ильяс Миннегулов ((“Джон-Дир”), “Курсабаш”тан Фәнил Рәхимуллин (“Клаас-Ягуар”) бар. Җиңүчеләргә 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр премия каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев