Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң яхшы мал табибы – бездә

Казанда агросәнәгать тармагында эшләүче яшь белгечләр арасында “Һөнәри осталык” конкурсына йомгак ясалды. Бәйге “2019-2025 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла.

Чарада республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнашты. Конкурста безнең районнан Чулпыч авылы янындагы “ПМК” (Беренче сөт компаниясе) җәмгыяте яшь белгече Алексей Ланков уңышка иреште. Ул “Иң яхшы ветеринария табибы” но­минациясендә җиңү яулады. Эше­нең остасы Алексей Ланковка 27 яшь, хезмәт  стажы 2  ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев