Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ИНДЮЖИНА” сезне көтә!

Сатып алучылар өчен күңелле яңалык: районыбызда тагын бер сәүдә ноктасы барлыкка килде! Сабаның Дуслык урамы 17 йорт адресы буенча “Индюжина” фабрикасы сатып алучыларга күркә итеннән җитештерелгән үз продукциясен тәкъдим итә башлады.

– Безнең продукция Татарстанның экологик яктан иң чиста саналучы Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында җитештерелә. Ферма биләмәсендә кош үстерү, сую һәм эшкәртү цехлары урнашкан. Хезмәткәрләребез күркәләрне тәрбияләү, ашату, үстерү технологияләренең барлык таләпләрен дә үтиләр, – ди “Индюжина” компаниясе генераль директоры Илнур Мадьяров, – Белгәнегезчә, күркә ите аз калорияле, йомшак һәм бик файдалы: анда аксымнан тыш, организмга кирәкле күп кенә микроэлементлар һәм витаминнар бар. Безнең төп максат – аның файдалы үзлекләрен саклап, тәмле һәм сыйфатлы ит җитештерү. Ассортиментта кош ите һәм күркә итеннән ярымфабрикатлар 40 төрдә тәкъдим ителә. Без туңдырылган һәм суытылган күркә, казылык җитештерүдә заманча технологияләрдән кулланабыз. Иткә ГМО, соя кебек катнашмалар кушылмый. Тагын шунысы да игътибарга лаек: продукциябез тулысынча хәләл стандартына туры килә, кош-кортны чалу, эшкәртү мәчет имамы күзәтүендә башкарыла.

Күркәм табыннарыгызда безнең продукция дә лаеклы урынын алыр дип ышанабыз. Яратып кулланыгыз, хөрмәтле сабалылар. Сезне үзебезнең кибеттә көтәбез!

Лилия Шәрәпова, коммерция буенча директор:

– Продукциябезгә һәрвакыт сорау зур, 14 ел инде сәүдә базарында үз урыныбыз бар. Татарстандагы сәүдә челтәрләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, сату нокталары Казанда да бар. Продукциябезне таратуда “Татпотребсоюз”ның зур ярдәменә таянабыз.

– Кибетебездә күркә итеннән казылыклар, кабымлыклар, кәтлитләр, купаты, “аш өчен җыелма”, фарш, филе, бавыр, чизбургер кәтлитләре, шашлык, ит рулетлары, пилмән, кыскасы 15 төргә якын продукция тәкъдим итәбез, – ди сатучы Айгөл Коржукова. Продукциянең көн саен яңасы килеп тора. Бәяләре дә чагыштырмача арзан дияр идем. Рамазан аена ифтар табыннарына куярга да күптөрле ризык тәкъдим итәбез, безгә рәхим итегез!

undefinedРеклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев