Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ильяс Әскәров: «Авыл хезмәте күңелгә якын»

Хезмәтләрен хөрмәтләп

“Игенче“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры Ильяс Әскәровны үзе эшләгән хезмәт коллективында олы юбилее белән котладылар.

   Авыл тормышы, авыл хезмәте күңелгә якын булганга, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә ул. Механика бүлеген яхшы билгеләренә  тәмамлап, туган ягы  Киров исемендәге колхозга, хәзерге көндә “Игенче” ҖЧҖе автомеханик булып эшкә урнашып хәзерге көнгә баш инженер дәрәжәсенә күтәрелә.

   Хуҗалыктагы хезмәт чорында Ильяс Энгелис улы үзен квалификацияле белгеч, югары оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп танытты. Аның даими контроле астында машина –трактор паркының барлык объектлары төзек эшли, ремонт, профилактик чаралар тиеешле дәрәҗәдә үткәрелә. Аның турыдан-туры катнашында машина-трактор паркының ремонт-торгызу базасы ныгытыла, механизаторларның һөнәри дәрәҗәсе күтәрелә,  нормалар даими үтәлә, бу хуҗалыкта югары һәм тотрыклы уңыш алуга ярдәм итә.

   Ильяс Әскәров   коллективта зур хөрмәт һәм абруй казанган, тәҗрибәле остаз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләре һәм белгечләре белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшли. 

   Авыл хуҗалыгы тармагында югары хезмәт казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте нәтиҗәсендә  Ильяс Энгелис улы  күп тапкырлар рәхмәт хатлары , мактау грамоталары белән бүләкләнә .”Атказанган механизатор” исеменә ия булган хезмәткәребезгә, быел  Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев