Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Интернет почтаны алыштыра алмый»

9 июль -Россия почтасы көнен билгеләп үттек

  Без хәзер күп яңалыкларны  интернеттан карап беләбез. Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Мәгълүмат таралу тизлеген ямщиклар (почтаны бер  шәһәрдән икенчесенә  күчерүчеләрне элек  шулай атаганнар) хезмәте белән  чагыштыра торган  түгел. Әмма интернет почтаны  алыштыра алмый. Аңа лаеклы   альтернатива юк дияргә  кирәк. Әйтик, заказ белән кайтарткан товарны да барыбер почтадан кереп  аласы була. Бу  төр хезмәт  соңгы  вакытта бик  популяр. Дус булмаган  илләр керткән санкцияләр халыкара посылкалар   йөрешен  киметсә дә, интернет  заказлар  туктап тормый. Быел гына районара  почтамт 17  мең посылка кабул итеп адресатларына тапшырган, 8 мең данә җибәрелгән.

“Бу әле  эшебезнең  бер  юнәлеше генә. Халыкка 30дан  артык  төр хезмәт   күрсәтәбез,–  ди почтамт начальнигы Рафил Заһидуллин. –Әйтик,  яңарак  кына “Дарулар иминияте” сервис  программасы эшли башлады. Ул  клиентларга бәхетсезлек очрагы килеп  чыгып имгәнгәндә  яки  шуннан  соң чирләп  кит­кәндә табиб рецепты буенча  билгеләнгән  даруларның бәясен 90 процентка  кадәр кай­тарып алырга мөмкинлек бирә. Гомумән, бездә хәзер транспортны, күчемсез милекне, тормышны бер мәшәкатьсез иминиятләштерергә була. Халыкка  кредитлар бирү, эш  хакы карталарына операцияләр башкару өчен 2017  елда ачылган  “Почта-Банк” та эшен  уңышлы дәвам итә. Клиентларыбыз арта  бара.  Халыкның көнкүрешен уңайландыру  максатында  бүлек­чәләрдә почта-касса терминаллары да эшли. Аның аша авыл халкы барлык түләүләрне  башкара,  акча  салдыра һәм счетын  тулыландыра  ала. Кыскасы, яңалыкларны үзләштереп кенә  өлгер”.

Шул ук  вакытта басма продукциябезне, ягъни “Саба таңнары” газетасын  халыкка җиткерүче оешма буларак, почтамт белән редакцияне  абунәчеләр белән эшләү ныграк берләштерә. Са­ба, Балтач, Әтнә, Теләче, Арча районнарына хезмәт күр­сә­түче  предприятие абунә план­­нарының  үтәлеше буенча 1нче урында бара. Әйтик, 2023 елның  икенче  яртысына халыкның 25 миллион  сумлык матбугатка  язылуы 525 эшче-хезмәткәрне үз  эченә  алган коллективның  уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Шуның 7 миллион сумлыгы республикада иң  укымышлы Саба районында  яшәүчеләргә таратыла һәм бер кешегә 159 сумлык (чагыштыру өчен: Казанда 15 сум) туры килә.

“Оешма-предприятиеләр  белән дә уртак тел табып эшлибез.  Почтамт буенча  юридик затларны 2,5  миллион сумлык газата-журналга яздырсак,  шу­ның 1,1 миллион сумлыгын Саба районы учреждениеләре ала.  Пенсияләр тарату буенча да Саба районара почтамтлар арасында 1нче  урынны бирми. Бездә өлкәннәрнең   99,8 проценты тү­ләү­ләрне билгеләнгән  көнендә ала һәм бу хезмәткә карата ши­каять­ләрнең булганы  юк”,– ди  Ра­фил  Заһидуллин.

Күренгәнчә, почта хезмәткәр­ләренең эше күп һәм җаваплы. Шуның өстенә өстәмә керем  чыганагы итеп, көнкүреш товарларын да сатарга кирәк, чөнки план үтисе бар. Югарыдан  шулай  кушылган,  каршы   килә алмыйсың.  

Рафил Рафаэль  улы безне агым­дагы  елда хәл итәсе бурыч­лар белән дә таныштырды. Ми­салга, почта  эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудыру максатында Лесхоз һәм Иске Икшермә бү­лекчәләре икенче  биналарга   күчерелгән. Хәзерге вакытта Шәмәрдән почта бүлекчәсендә башланган ремонтны сен­тябрьгә тәмамлауны  планлаш­тыралар.

“Төзекләндерү белән склад-гаражларга керү  хыя­лы  да бар. Проблемаларга   кил­гәндә,  кадр­лар кытлыгы  аркасында  кайбер почта элем­тәсе  бүлекчәләре  ябык тора. Аларны да тиз арада  эшләтеп җибәрәсе  иде.   Халык­ны мәгъ­лүматлы итүдә һәм көн­күреш хезмәте күрсәтүдә армый-талмый эшләгән барлык тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, эшләрендә  уңышлар, ветераннарыбызга сәламәтлек, тыныч тормыш телим”,– ди җитәкче.  

Проблемаларның  хәл ителүен, планнарның тормышка  ашуын телибез. 

 

Почтамт агымдагы  елның

 4 аенда 70,682 миллион сум керем  алып,  планнарны 

107 процентка үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев